Җомга Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада сизелерлек явым-төшем фаразланмый. Төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җил көньяк-көнчыгышка күчә, көндез аның тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көндез һава температурасы +18..+23 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев