Кайбычның уңган савымчысы республика конкурсында  беренче урынны яулады
Хәбәрләр

Кайбычның уңган савымчысы республика конкурсында беренче урынны яулады

Йөзеннән бер дә елмаю китмәүче Мария Таймасова үзенең яраткан эше турында сәгатьләр буена сөйли ала.

Аның һәр сүзеннән хезмәтенә, гаиләсенә һәм тормышка булган зур мәхәббәте сизелә. Нәкъ менә шундый эш сөючән затларыбыз район данын республика дәрәҗәсендә таныта да инде.

«Август-Кайбыч» җәмгыяте савымчысы Мария Таймасова республика күләмендә 53 нче тапкыр үткәрелгән сыер саву операторлары бәйгесендә беренче урынны яулады. Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исемне горур йөртүче Мария Таймасова Баулы районының «Берлек» хуҗалыгы фермасында үткәрелгән конкурста үзен тагын бер кат үз эшенең чын остасы булуын танытты. Ул республиканың 42 районыннан килгән иң яхшы савымчылар арасында беренче урынны яулады — чемпион булып танылды.

— Җиңүче дип минем исемне игълан иткәч, бик шатландым. Югыйсә, юлда бик дулкынланып барган идем. Ничек тә Кайбыч данын лаеклы итеп яклыйсы иде бит, өченче урын булса да яхшы булыр иде, дип уйландым. Шул ук вакытта җиңүгә дә ышанычым зур булды. Чөнки узган елларда Питрәч районында үткән конкурста абсолют җиңүче булып калдым. Тәтештә икенче урынны яулган идем. Мондый бәйгедә дүртенче тапкыр катнашуым. Конкурс башланыр алдыннан узган тантанада конкурс флагын күтәрү хокукы да миңа бирелде. Без Баулыга ике көнгә бардык. Анда җыр-биюләр, такмаклар белән бик кунакчыл каршы алдылар. Чыгышлары ил табынын баетучылар, авылда яшәүче хезмәт кешесен зурлауга багышланган иде, — диде Мария Таймасова. — Машина белән сыер саву операторлары конкурсы өч этаптан торды. Беренчесендә, теоретик сорауларга җавап бирдек. 45 минут эчендә 20 сорауга җавап табарга кирәк иде. Бозаулаган сыер кайчан ясалма орлыкландырылырга тиеш, дигәнрәк сораулар иде анда. Аларга тиз һәм дөрес җавап бирдем. Чөнки озак еллар буена савымчы булып эшләү дәверендә бай тәҗрибә туплап өлгердем. Икенче көнне савым аппаратын тизлеккә сүтеп җыйдык. Без аны 5 минутта 30 секунд эчендә җыеп бетерергә тиеш идек. Мин шул вакытка сыештым. Аппаратны җиде, сигез минут җыючылар да булган. Үзебез җыйган аппарат белән сыер да савып күрсәттек. Жюри савым технологиясенә, ветеринария, санитар-гигиена чаралары үтәлүгә дә игътибар итте.

Алдынгы савымчы Мария Таймасова бәйгедән алган уй-хисләре белән уртаклашуын дәвам итте. 

—Конкурс вакытында мине сыер саву аппаратын вакытка сүтеп җыю өлеше бераз куркытты. Чөнки бу безнең өчен үтелгән этап. Безнең җәмгыятьтә аппаратларны сүтеп җыю, юу дигән әйбер бөтенләй юк. Барысы да автомат рәвештә башкарыла, яңа технологияләр кулланыла. Мин эшләгән мега-комплекста сыерлар «Карусель» системасы буенча савыла һәм эш комплекслы алып барыла. "Карусель«дә әйләнүче платформадагы сыерлар савымчы янына үзе килеп җитә, без гел бер урындарак кына торабыз, тыз-быз йөрү бөтенләй юк. Кыскасы, безгә бик уңайлы. Сыерларның йөзен бөтенләй күрмибез, чөнки алар платформадан арты белән килә, шуңа да аппартны кидертү җиңел. Бер савымчы башта сыерларның имчәген махсус сыеклык белән эшкәртә, ягъни дезинфекцияли, икенчесе җилененә аппаратны каптыра, савып бетергәч, ул аппарат үзеннән-үзе килеп төшә, әлбәттә, махсус программа ярдәмендә, өченче савымчы җиленне кабат эшкәртә. Һәр сыерның номерын, аның ничә литр сөт бирүен датчиклардан ачык күрәбез. Ул датчиклар чиплардан сыер турындагы мәгълүматны укый. Мәгълүматлар саву урынындагы идарә панеленә тапшырыла. Нәтиҗәдә, без фермада меңләгән сыерның һәркайсының күпме сөт бирүен белеп торабыз. Ә иң мөһиме—бу мәгълүмат статистика һәм анализ өчен бердәм базага эләгә. Без хәзер цифрлы технологияләр белән эшләүче замана савымчылары! 
Мария Таймасова бу мега-коплекска гади фермадан килә. 

— Мин озак еллар буена Хуҗа Хәсән авылында савымчы булып эшләдем. Авылда ферма ябылгач, эшсез калабыз дип борчылырга нигез булмады. Безнең бәхеткә, 2025 елның ахырында Ульянково авылында «Август-Кайбыч» җәмгыятенең зур мега-комплексы ачылды. Коллективыбыз белән диярлек шул комплекска күчтек. Татарстан Республикасының атказанган терлекчеләре —мин, Луиза Казакова, Венера Лоткова, савымчылар Зоя Сулагаева, Лариса Герасимова, Ольга Данилова, Альбина Федорова, Светлана Апачева, бозау караучылар Антонина Максимова, Оксана Казакова хәзер дә бергә эшлибез. Мәктәп ашханәсе пешекчесе Эльза Орлова да безнең сафларга кушылды, ул да савымчы. Эшкә автобус килеп ала, өйгә кайтарып куя. Савымчылар төрле авыллардан — Мәлкидән, Олы Тәрбит, Иске Тәрбит, Кыр Буасы, Ульянководан. Мега-комплекста яңача эшләргә өйрәнү җиңел булмады, әлбәттә. Әмма тәҗрибә үзенекен итә, аюны да биергә өйрәтәләр бит. Без дүрт сменада 20 савымчы эшлибез. Ялларыбыз да булгач, эшләве рәхәт. Отпускага да чыгаралар. Былтыр февральдә Сочи шәһәрендә ял итеп кайттым, җәмгыятьтән бушлай юллама бирделәр. Аннан кайтып бер атна да узмады, Татарстандагы ял йортына җибәрделәр. Хезмәт хакларыбыз да югары. Эш шартлары да яхшы. Көндезге ашны бушлай ашаталар, кичке якта җыелышып чәй эчеп алабыз. Душ та юынып чыгарга була, ферма киемнәрен юдырырга автомат кер машиналары эшли. Озак еллар буена фермада савымчы булып эшләгән әнием Ольга Мурсякова җирлектәге пенсионерлар белән мега-комплекска экскурсиягә килгән иде. Мондагы эш барышын күреп, таң калды. Аңлашыла — ул бит сыерларны кул белән сауган, соңыннан гына машина эләккән, бар хезмәтне дә үз куллары белән башкарган элеккеге буын савымчысы.

Алдынгы савымчы Мария Таймасова гаиләсендә үрнәк ана да. Тормыш иптәше Владимир белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Николай, кызлары Альбина, Варвара тормышта үзләренең лаеклы урыннарын тапкан. Кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып үскән алар.

Хәзер дә әти-әниләре шәхси хуҗалыкларында биш сыер тота, бозаулары бар, кош-корт асрыйлар, бакча үстерәләр, йорт-җирләре җитеш. 

Шунысы бәхәссез: цифрлы технологияләр заманында да хезмәт кешесе зурлана.


Нет комментариев