Хәбәрләр

Кайбычта Россия Федерациясе халыклары телләре көне үткәрелде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе халыклары телләре көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

«Туган тел элеккеге буыннар зирәклеге белән сугарылган, анда халыкның дөньяга, рухи-әхлакый мирасына карашы ачык чагылыш таба.

Шуңа да туган телне саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру үз юлыннан тайпылышсыз алга бара торган Россия җәмгыятенең тотрыклы һәм ныклы үсешенә өлеш кертә. Бәйрәмнең күренекле совет шагыйре Рәсүл Гамзатов туган көнгә туры китереп билгеләнүе символик мәгънәгә ия. Туган телгә мәхәббәтен шигъри телдә сөйләгәндә, ул бик күпләргә таныш һәм якын хис-тойгыларны кузгата.

Республикада яшәүче халыклар телләрен саклауга һәм киңрәк танытуга Татарстанда һәрвакыт җитди игътибар бирелә. Мәктәпләрдә татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва (эрзя һәм мокша) телләре өйрәнелә, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү бүлекчәләрендә Россия халыкларының утыздан артык телен үзләштерү өчен шартлар тудырыла. Этник-мәдәни һәм мәгърифәти чаралар илебездә телләр күптөрлелеген саклауга юнәлтелгән дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмиятле бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итә», — диелә мөрәҗәгатьтә.


Нет комментариев