ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, бүген республикада аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр көтелә.
Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метрга кадәр булачак. Төнлә һава температурасы +6...+11 градус тәшкил итәчәк, көндез +14...19 градуска кадәр җылытачак.
Казанда шулай ук аязучан болытлы һава көтелә. Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан. Көндез һава +16...+18 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев