Кайбыч районы хуҗалыкларындагы алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр
Хәбәрләр

Кайбыч районы хуҗалыкларындагы алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов алдынгы комбайнчыларга Рәхмәт хатлары, флаглар, акчалата бүләкләр тапшырды.

Бүләкләү «Фәрит Зиннуров» хуҗалыгыннан башланды. Биредә Булат Зиннуров «Класс-Мега» комбайнчылары арасында алда бара.

Булат 12 яшеннән комбайнчы ярдәмчесе була, ә 17 яшендә комбайн белән үзе идарә итә башлый. 

— Минем комбайн штурвалы артына утыруыма быел өч ел булды. Узган ел урта мәктәпне тәмамладым һәм Казандагы югары уку йортына укырга кердем, — диде Булат Зиннуров. 

«Фәрит Зиннуров» КФХы комбайнчылары Рөстәм Гыйззәтуллин, Әмирхан Зиннуров — икенче-өченче урыннарда. 
Зиннуровлар улларында кечкенәдән техникага, игенче һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгән. Фәннүр Зиннуровның улы Әмирхан быел алтынчы класска гына барса да, абыйлары белән беррәттән комбайнда хезмәт куя. 

Лаеклы ялдагы Рөстәм Гыйззәтуллин яраткан һөнәрен ташламый. Ул 1985 елдан комбайнда эшли башлаган, соңгы биш елда Зиннуровлар хуҗалыгында эшли.

«Клаас-Тукана» комбайнчылары арасында беренчелек «Август-Кайбыч» җәмгыятеннән Дмитрий Мухин кулында. Шул ук җәмгыятьтән «Ростсельмаш» комбайнчылары арасында һәм район буенча Александр Рыбаков ышанычлы рәвештә беренче урында бара. Аңа Альберт Рәхмәтуллин ике күчмә флаг, рәхмәт хаты, акчалата бүләк тапшырды. 

«Илсөя Җәләлиева» крестьян-фермер хуҗалыгы комбайнчысы Айрат Сафиуллин «Полессе» комбайнчылары арасында беренчелекне бирми. «Акросс» комбайнчылары арасында «Туган як —Агро» җәмгыятеннән Илсур Вәлиев лидер. 

— Районыбыз басуларында зур көч куеп, шактый чыгымнар хисабына мул иген үстерелде. Еш явып торган яңгырлар комбайнчыларга тулы көчкә эшләргә ирек бирмәде. Игенчеләребез аяз көннең һәр минутын файдалы эшкә сарыф итә, игеннәрне кыска вакытта һәм югалтуларсыз җыеп алырга тырыша. Аларга туган илебез табынын баетуга юнәлдерелгән авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар юлдаш булсын. Бүгенге бүләкләр тагын да тырышыбрак эшләргә стимул булып торсын, — диде Альберт Рәхмәтуллин.

Районыбыз басуларында мул итеп үстерелгән ашлыкны җыеп алу югары темпларда бара. Хәзергә барлык мәйданнарның 96 процентка якыны урып җыелган. «Август— Кайбыч», «Туган як—Агро» җәмгыятьләре, «Фәрит Зиннуров» крестьян-фермер хуҗалыгы бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде. Бүгенге көндә алар техник культуралар суктыра.


Нет комментариев