Кошман авылы китапханәчесе тәрбиячеләр өчен җылы очрашу үткәрде
Хәбәрләр

Кошман авылы китапханәчесе тәрбиячеләр өчен җылы очрашу үткәрде

Авылыбыз китапханәчесе Гөлия Сафиуллина Кошманның күренекле шәхесләренә, төрле һөнәр ияләренә багышланган эчтәлекле, җанлы очрашуларны әледән-әле үткәреп тора.

Чираттагы шундый чарага ул безне — тәрбиячеләрне чакырды. «Тәрбияче — икенче әни» дип исемләнгән кичә һөнәри бәйрәмебез алдыннан безнең өчен көтелмәгән, әмма кадерле бүләк булды. Очрашуга Кошманның «Тиенкәй» һәм Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчаларында эшләүче авылдашларыбыз җыелды.

Гөлия Сафиуллина үз чыгышын ихлас һәм тирән мәгънәле сүзләр белән башлады:

«Халык, милләт буласыңмы,

Булмаса тәрбияче?!

Тәрбиягә җан өрүче —

Синең ул, тәрбияче!

Чыннан да, тәрбияче дигән бер сүздә күпме җылылык, балаларга булган мәхәббәт, наз һәм олы җаваплылык тупланган. Нәниләрне, сабыйларны үз баласыдай якын күреп, аларның һәрбер сүзенә колак салып, шатлыгына сөенеп, борчуын үзенеке итеп кабул иткән кеше генә тәрбияче һөнәренең асылын аңлый һәм бу изге хезмәтне чын күңелдән башкара аладыр. Тәрбияче — баланың балалар бакчасында үткәргән көннәрен матур хатирәләргә әйләндерүче генә түгел. Ул — нәниләрнең якын дусты, сердәшчесе, киңәшчесе, аларга тормышның беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллим дә. Баланың холкын, сәләтен ачып, үз-үзенә ышанычын ныгытып, яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтүдә тәрбияченең роле бәяләп бетергесез». Гөлия апаның чыгышында хезмәтебезгә әйтелгән мактау сүзләре, ихлас рәхмәте һәрберебезнең күңеленә үтеп керде. Ул безгә берсеннән-берсе мәгънәле шигырьләр дә укыды.

Без тыңлап кына утырмадык, чын күңелдән аралаштык, хезмәт юлындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшердек. Гөлия апа әзерләгән сораулар да безне уйланырга һәм хатирәләрне яңартырга мәҗбүр итте.

«Кайчандыр балалар бакчасында тәрбияләгән сабыйларыгыз арасында сез сайлаган һөнәрне дәвам итүчеләр бармы?», «Үзегезнең беренче тәрбиячеләрегез кемнәр иде?», «Эшләү дәверендә нинди кызыклы мизгелләр, ситуацияләр булды?» — дигән сорауларга җавап бирү аеруча күңелле булды. Кемдер үзенең беренче тәрбиячесен җылылык белән искә алды, кемдер бүген инде үзе дә зур кеше булган элеккеге сабые турында сөйләде. Хатирәләр яңарды, еллар артындагы матур мизгелләр кабат күңелләрдә җанланды.

Иң кызыгы — үзебезне бер мәлгә сабый балалар кебек хис иттек. Гөлия апа әзерләгән уеннарда, төрле конкурсларда теләп катнаштык, көлештек, күңел ачтык. Көндәлек эш мәшәкатьләреннән арынып, бер-беребезгә яңача карап, аралашып утыру үзе бер бәйрәм булды.

Чәй табыны артында гапләшеп, хезмәттәшләребез белән аралашып, үткәннәрне барлап, бүгенге көн турында сөйләштек. Чәй өстәлендәге тәм-томнардан бигрәк, күңелләрне якынайткан ихлас сүзләр, җылы теләкләр кадерле иде.

Без, тәрбиячеләр, һәр көнне балаларга җылылык һәм игътибар бүләк итәбез. Ә бу кичтә шул җылылыкның үзен безгә бүләк иттеләр.

Һөнәребезнең никадәр мөһим һәм кирәкле икәнен тагын бер кат тоеп, үз хезмәтебез белән горурланып таралыштык.

Шундый матур чара оештырганы, безнең хезмәткә хөрмәт һәм игътибар күрсәткәне өчен китапханәчебез Гөлия Сафиуллинага рәхмәтлебез. 

Тәрбияче — чыннан да, икенче әни. Чөнки ул балага белем генә түгел, йөрәк җылысын да бирә һәм яхшылыкка юл күрсәтүче өлге булып тора.

Айгөл Кадыйрова, Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасы мөдире


Нет комментариев