26 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» дип аталган авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник эшләнмәләр республика күргәзмә-ярминкәсе узачак.
Татарстанның һәр районы үзенең экспозиция мәйданчыгын оештырачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
«Ярминкәнең үзенчәлеге — биредә тәкъдим ителгән барлык продукцияне көллият һәм техникум студентлары, укытучылар һәм укучылар үстергән һәм ясаган. Бу кибет киштәсендәге гади товарлар гына түгел — һәр эшләнмә артында авыл хуҗалыгы өлкәсенең булачак белгечләре, балта осталары, тегүчеләр, кондитерлар һәм башкаларның хезмәте тора», — диелә хәбәрдә.
Ярминкәгә килүчеләр фермер продукциясе, пешергән ризыклар, бал, яшелчәләр, агач һәм металлдан ясалган эшләнмәләр, тегелгән киемнәр һәм декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләрен сатып ала алачак.
Ярминкәдә волонтер-студентлар эшләячәк, алар мәйданчыкта кирәкле товарларны табарга ярдәм итәчәк.
Шулай ук иҗат коллективлары чыгышлары белән мәдәни программа да оештырылачак.
Нет комментариев