Баулыда исерек килеш машина белән идарә иткән яшүсмерне тотканнар.
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Оренбург урамында автоинспекция хезмәткәрләре документларын тикшерү өчен 14нче модельле «Лада» автомобилен туктатмакчы булган. Машина белән идарә итүче полиция хезмәткәрләренең таләбен үтәмәгән. Автоинспекция хезмәткәрләре машина артыннан куарга мәҗбүр булган. "Лада"ны туктатканнар, хокук бозучыны тоткарлаганнар. Машина белән 16 яшьлек егет идарә иткән.
Яшүсмер исерек хәлдә булган. Бу полиция бүлегендә яшүсмернең ата-анасы катнашында расланган. Егет машинаны дуслары белән бергә сатып алганлыгы ачыкланган.
Машинаны штрафстоянкага япканнар. Яшүсмергә һәм аның ата-анасына карата административ беркетмәләр төзелгән. Материаллар балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиягә җибәрелгән.
Нет комментариев