Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Тимерша Соловьев – Шуширминский турындагы язманың дәвамын укыгыз

    Журналның юнәлеше турында матбугатта төрле каршылыклы фикерләр әйтелсә дә, аның сатираны көчәйтүе - бәхәссез. Гади генә сүзләрне дә көлкегә әйләндергән Т.Соловьев сәләтле сатирик булган. Язмаларын "Шуширминский", "Бәддух", "Тимерче", "Сандугач" тәхәллүсләре белән тәкъдим иткән. Редакция татарлар яшәгән барлык шәһәрләр белән элемтә урнаштырган. Укучылардан күп хат алган. Автор язганча, гомеренең соңгы чорында...

    Тикшеренүче Үзбәк Гыймадиев: "Т. Соловьев "Кәримов-Хөсәенов һәм компаниясе" типографиясенең идарәчесе булып торган чакта "Урал" газетасын оештыруда Хөсәен Ямашевка ярдәм итә, - дип тә язган. - "Урал" газетасының 1907 елның 4 гыйнварыннан алып 26 мартына кадәр чыккан 23 санның нәшире Тимерша Соловьев. Соловьев нәширлек эшен башка кешегә тапшырганнан соң, "Урал" тагын бер ай чамасы гына яшәп, 8 генә саны чыга. "Урал" туктатылгач, Х.Ямашев, Х.Ямашева, Г.Сәйфетдиновлар белән бергә, Соловьев та суд җаваплылыгына тартыла".
    Саратов суд палатасы төзегән гаепләү актында аларның хөкүмәткә каршы эшчәнлеге турында болай языла: "Алар татар телендә 4 брошюра бастырып чыгарган. Бу брошюраларда югары хакимияткә тупас ихтирамсызлык күрсәтелә, төп законнар белән билгеләнгән идарә рәвеше шелтәләнә. Соловьев, эчтәлеген белә торып, аларны бастырырга боерык биргән..."
    Шунлыктан "Урал" газетасы хезмәткәрләре хөкемгә тартыла. Тикшерү эшенең озакка сузылуы, 1912 елда Х.Ямашевның үлеп китүе аркасында гына җәзадан котылып калалар. Әмма полициянең үткен карашы аларны гел күз уңында тота.
    Габдулла Тукай әсәрләренең академик басмасында да Соловьев исеме еш телгә алына. Мәсәлән, филология фәннәре кандидаты Заһир Шәйхелисламов төзегән 3 нче томда (Казан, 2015) моңа мисаллар байтак. Әйтик, "Уклар" журналының 1906 елгы 5 нче (октябрь) санында Шүрәле "Чүкеч"тәге "Тимерче" язмасын искә төшерә: "Оренбургта Тимерче Сандугач исемле бер кеше тарафыннан чыгарыла торган "Чүкеч" журналы һаман шул иске-москы тимерләрне сугып шакылдый... Чөнки ул "таң"чыларның социализмын, "Әлгасерелҗәдит"нең әдәбиятын чүкечләмәкче булды... "Чүкеч" - бу нинди бетмәгән чүкеч икән! Тимерче Соловьевның үз башына булган чүкеч булмаса гына ярар иде".
    Кискен тәнкыйть бу. Шул чорның сүз иреген дәлилләүче күрсәткеч. Педагог, журналист, нәширгә, күрәсең, үз эшчәнлегенә карата төрле фикерләр ишетергә туры килгән.
    "Уклар"ның 1906 елгы 6 нчы (ноябрь) санында янә Шүрәле чыгыш ясый. Көндәшен шигырь белән дә дөмбәсли:
    "И тимерче, тимерче!
    Тимереңне кимерче.
    Каты тимер тешли-тешли,
    Теш казнаңны җимерче.
    Тимер ашап симерсәләр,
    Зинһар, син үк симерче.
    Соңгы көндә чүкечләргә
    Тимер тапмый тилмерче!"
    Күренгәнчә, "Таң йолдызы" газетасына каршы юнәлдерелгән усал язмалар игътибарсыз калмаган. Усаллыкның яңа өермәсен китереп чыгарган. Тукайның җавап сүзе тагын да катырак булган.
    Шул ук санда, "Гаҗәп түгелме?" язмасында, байтак затларның яманатын сатканда, Шүрәле "мөхәррир Тимершаһ исемле гади чүкечле тимерчеләр"не дә читтә калдырмаган. Күрәсең, үзәгенә нык үткән. Башка биттә, Шүрәленең "Телеграммнар" сәхифәсендә Тимерша Соловьевның Мәкәрҗәдә "Двухсветная" ("Кушъяктылы") исемендәге кунакханә идарәчесе булып торуына ишарә ясаган.
    "Фикер" газетасының 1906 елгы 19 ноябрь санында, "Кызыкка очрау" язмасында, тәнкыйтьне кысучы ахунны кызартканда, Тиктормас: "Бу хәзрәтне болай мәҗлескә китереп сөйләткәнче, тимерчегә алып барып чүкечләтеп, бераз Коръән укырга, татарча сүз сөйли белергә өйрәтсәң, нинди яхшы булыр иде", - ди. Монда тагын Т. Соловьев күздә тотылган!
    4 нче томны басмага әзерләгән филология фәннәре кандидаты Зөфәр Мөхәммәтшин белдергәнчә, 1908 елның җәй айларыннан соң, Т.Соловьевның "Чүкеч" журналы эшчәнлеге еш кына Тукай сатирасы объектына әйләнгән. Мәсәлән, "Яшен" журналының 1908 елгы 2 нче (10 сентябрь) санында имзасыз "Хикәя"дә искәртелгәнчә: "Әгәр бала кайчакта шаярып, чүкечне вә йә лампа пумаласын камырга яки катыкка манып, гүя язу язган кеби, идәндәге кыйбатлы паласларны пычратса, атасы: "Бу бала, шөбһәсез, дәвәйгәч, "Чүкеч" мөхәррире булыр", - дип хөкем итә иде".
    Журналның өченче (30 сентябрь) санында Шүрәленең "Кемнәрнең ни дисәң котлары чыга?" дигән сорау­га җавап эзләве мәгълүм. Имеш, көлке журналы чыгаралар дисәң, Тимершаның коты алына икән. З.Мөхәммәтшин аңлатканча, татар матбугаты тарихында, "Уклар" юмор-сатира журналыннан соң, Оренбургта Соловьевның "Чүкеч"е икенче булып чыга башлаган. Ул Казанда басылгач "Яшен" журналы белән беренче көннәрдән үк фикер каршылыгына кергән. Шуңа күрә ике көндәш журналда бер-берсенә таш аткан язмаларны еш очратырга мөмкин.
    Журналның 4 нче (5 ноябрь) санында әнә "Чүкеч сабы" үләне уйлап чыгарылган. Башка биттә Шүрәленең "Төшемдә күргәннәрем" язмасында "Чүкеч" һаман сүгенә" диелгән.
    5 нче (17 декабрь) санындагы "Хәзерге заманча сөйләшүләр"дә яңадан шул ук басма телгә алынган. "Чүкеч" белән "Ислах" түгелсездер әле. Гомер буе сүгенеп тормассыз", - диелгән. Билгеле, болай очраклы рәвештә генә әйтелмәгән. Зөфәр Мөхәммәтшин раслаганча, 1908 елның җәй айларында Оренбургтагы "Чүкеч" белән Казандагы "Әл-Ислах" газетасы (1907-1909) арасында килеп туган каршылык ел буе дәвам иткән.
    1909 елгы 6 нчы (31 гыйнвар) санындагы "Бывший укчы нәрсә ди?" язмасын Кырмыска тәкъдим иткән. Ул да Тимершаһны чеметеп узган. Башка биттәге имзасыз "Ну-ну-ну!"да: "Тимершаһ каләм тотты - ну сүгенә инде ул!" - диелгән.
    "Ялт-йолт" журналының 1910 елгы 11 нче (15 август) санында Гөмберрт "Бозау кадәрле зур фәлсәфә" мәкаләсендә мөхәррирләр арасында каләм урынына чүкеч тотып язучылар барлыкны искәрткән.
    Болай җавап сүзе белән чыгыш ясаулар тикмәгә генә түгел инде. Күрәсең, "Чүкеч"нең тәнкыйте күпләрне уйланырга мәҗбүр иткән. Усал язмалар каршы якны фикер алышырга чакырган. Үзара бәхәс башланган. Журналның күренекле шагыйрь Г.Тукай теленә керүе, мөгаен, басма белән кызыксынуны да арттыргандыр.
    Мисаллар белән танышкач, ул чордагы тәнкыйтьнең дә үткен, әче булуы күренә. Шулай да иҗатчылар, үзара әйткәләшеп алгач, тынычлана белгән. Әгәр хәзер каләм әһелләре бер-берсенә болай дәгъва белдерсә, исемне үзгәртеп кушаматлар белән эндәшсә, моңа ризалашучылар күп булыр идеме икән? Дәрәҗә һәм намусны яклыйм дигән булып, суд юлларын таптамаслар идеме?
    Иң аянычы, үзенең тәнкый­ть язмалары белән Тимерша Соловьев полициянең даими күзәтүенә эләккән. Хакимияткә карата дәгъва сүзен әйтә алучы мөхәррир буларак, аның һәр адымы тикшерелгән. Хөрлек таләп итүче басмалары ябылган. Шулай да ул татар матбугаты тарихында үзенең югалмаслык урынын алган.
    Мондый танылган кешенең туганнары, балалары кемнәр соң? Экскурсия үткәргәндә, Әлмәт районындагы Кичүчат авылының Ризаэддин Фәхреддин мемориал музее директоры Диләрә Гыймранова: "Тимерша Соловьевның бер оныгы Мәскәүдә яши", - дигән иде. Озак та үтми, Гариф Соловьев Казанга да кайтып төште. Ул, "Мәдәни җомга" газетасы редакция­сенә туганы Камил Фоат улы белән килгәч, нәселдәшләре турында болай сөйләде: "Бабабыз Тимерша Салаватулла улының хатыны Гасимә Гыйльман кызы. Язучы, нәшир Фатих Кәрими сеңлесе. Дөньядан 1964 елда, 84 яшьтә китте. Аларның балалары дүртәү. Иң олысы - Суфия, инвалид. Икенчесе - Хөсәен. Минем әтием. 1903 елгы. Казанда педагогика институтын тәмамлаган. Тарих укыткан. Әни Мәрзия Мөхәммәди кызы Бәширова. Биектау районының Ямаширмә авылыннан. Аның беренче ире Исхактан улы Рәдиф КДУның физика факультетын тәмамлады. Курсташы Әлфиягә өйләнде. Эшкә Махачкалага җибәрелде. СССР Фәннәр академиясе физика институтының Дагстан филиалын җитәкләде. Профессор. Уллары Рөстәм, Камил, Рәшит. Аларның икесе әти-әнисе эзеннән китте. Мин 1945 елгы. Мәскәүдә тудым. Физика-математика фәннәре кандидаты. Тимерша-Гасимәнең өченче баласы - Фоат (1906-1992). Оренбургта туган. Мәскәүдә театр сәнгате училищесында режиссер белгечлеге алган. Язмаларын Саллави тәхәллүсе белән бастырган. Сөрген газабын кичергән. Казанга кайткач, Татар җыр һәм бию ансамблендә алып баручы булган, опера һәм балет театры музеенда эшләгән. Хатыны - Гөлсем Баһманова, биюче. Уллары - Камил, диңгезче. Хәзер Казанда яши. Дүртенче бала - Йосыф Соловьев. Иваново энергетика институтында укыган. Бөек Ватан сугышына алынган. Волхов фронтында әсирлеккә эләккән. 4 ел гомерен тоткынлыкта уздырган. Мәскәүгә кайткач, суыткыч заводында баш инженер йөген тарткан. Үз янына авыру апасын, олыгайган әнисен сыендырган.
    Бабам, дәү әни һәм аның кайбер балалары Мәскәүдәге Данилов зиратының мөселман өлешендә соңгы юлга озатылган. Гаиләдә алардан калган документлар, төрле кулъязмалар сак­лана. Әмма гарәп хәрефе белән язылган истәлекләрне уку өчен белгечләр кирәк.
    Дәү әни, ягъни Кәримиләр ягы нәсел шәҗәрәсен барлау белән Казанда яшәүче туганыбыз - филология фәннәре докторы Әлмирә Әминова һәм Зеленоградта гомер кичерүче чит телләр белгече Фәрит Фәхретдинов шөгыльләнә".
    Тимерша Соловьевның Шүширмәдәге бертуганнарына кагылышлы мәгълүматлар әлегә бик аз. Фоат Саллави истәлекләренә караганда, Салаватулла бабайның берничә малае булган. Кемнәр алар? Җирдә нинди эз калдырганнар? Болар әлегә билгесез. Кыргызстанның Бишкәк (Фрунзе) шәһәреннән Казанга күченеп кайткан әлеге токым вәкиле Фәридә Биккинина да: "Өлкәннәрнең сөйләүләренә караганда, Салаватулла бабай берничә ул үстергән, - диюдән узмый. - Ә аның бердәнбер кызы Бибикамал исемле икәнлеге билгеле. Тегүче Җәләлетдин Баязитовка кияүгә чыккан. Аларның кызлары Сәлимә һәм Хәлимә. Хәлимә (1914-1991) - минем әнием. Фаик Шакир улы Биккинин - әтием. Кибет директоры. Казаннан Кыргызстанга күченеп киткәннәр. Җиде бала үстек. Хәзер кайберләребез - Бишкәктә, кайсыларыбыз Казанда гомер кичерә".
    Шулай итеп, Салаватулла нәселе белән кызыксыну башланды. Шәҗәрә буыннарының яңа исемнәр белән тулылануын көтәсе генә калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: