Татарстанның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 2026 елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы күрелгән чараларга аналитик күзәтү ясалды.
Бу хакта район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева хәбәр итте.
Аналитик күзәтү әлеге җитди проблеманың әле дә актуаль булуын күрсәтә. Ришвәтчелек — заманыбызның иң җимергеч күренеше. Ул икътисадка зур зыян сала, социаль өлкәне аксата һәм төбәкнең инвестиция җәлеп итүчәнлеген киметә. Иң аянычы — халыкның дәүләт институтларына булган ышанычын какшата. Шуңа да бу күренешкә каршы көрәш дәүләт сәясәтенең иң өстенлекле юнәлеше булып кала.
— Аналитик күзәтүдә эшчәнлекнең төрле якларына анализ ясала. Коррупцияне киметү өчен даими чаралар күрелә. Ришвәтчелек очракларын киметү максатында, 2008 елның 25 декабрендә кабул ителгән "Коррупциягә каршы көрәш турында"гы 273 нче федераль закон нигезендә барлык хакимият органнары, оешмалар һәм гражданнар җәмгыяте алдында конкрет бурычлар тора, — диде Равия Камалиева. — Максат — икътисадны тотрыклы үстерү, сәламәт көндәшлек булдыру һәм хакимият эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итү. Бу эш коррупция куркынычын эзлекле рәвештә киметү, аңа каршы профилактик эшчәнлек алып бару, хокукый яктан белемне арттыру, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең ачыклыгын арттыру юлы белән гамәлгә ашырыла.
Ришвәтчелеккә юл куймау коррупциягә каршы кабул ителгән законнарны даими камилләштерүне күздә тота. Әлеге эш федераль, республика дәрәҗәсендә алып барыла. Ул коррупциягә китерүче сәбәпләрне алдан бетерүгә, коррупциячел хокук бозуларның тискәре нәтиҗәсен киметүгә юнәлдерелгән. Мәсәлән, 2025 елның 28 декабрендә кабул ителгән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында«гы 505 нче федераль закон бу елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Ул керемнәр, милек турындагы мәгълүматлар тапшыру, коррупциягә каршы торуның башка аспектларына үзгәрешләр кертте.
«2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда коррупциягә каршы тору буенча гамәлдәге чаралар планы үтәлде. Хокукый мәгълүмат тарату, профилактик семинарлар үткәрү һәм чыгымнарны контрольдә тоту механизмнары камилләштерелде», — диде Равия Камалиева.
Луиза Сөнгатуллина әзерләде
Нет комментариев