Татарстанда ел саен яңа спорт объектлары төзелә, гамәлдәге спорт инфраструктурасын капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү буенча да масштаблы программалар тормышка ашырыла.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, «Физкультура һәм спортны үстерү — өстенлекле юнәлешләрнең берсе».
Районыбызда яшәүче төрле яшьтәге кешеләрнең спорт белән шөгыльләнүе өчен шартлар тудырыла. Бүген район территориясендә 64 спорт объекты эшли.
Федераль һәм республика программалары кысаларында заманча спорт инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелә. Әйтик, 2022 елда ГТО нормативларын үтәү өчен махсуслаштырылган мәйданчык ачылды. Ул «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелде.
Спорт инфраструктурасын үстерү буенча эш дәвам итә. 2026 елда Бәрлебашы авылында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында мини-футбол кыры төзү планлаштырыла. Ә Кече Кайбыч авылында иганәчеләр ярдәме белән баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнү өчен универсаль спорт мәйданчыгы төзү күздә тотыла.
Федераль, республика һәм муниципаль программаларны эзлекле тормышка ашыру кайбычлылар өчен физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә заманча шартлар тудырырга, спорт инфраструктурасының һәркем өчен мөмкинлеген арттырырга һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштырырга ярдәм итә.
Нет комментариев