Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара.
Мәктәпләр укучыларны кабул итәргә әзерме? Шул сорауга җавап бирү максатында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова рәислегендәге махсус комиссия ике көн дәвамында мәктәпләрдә эшләде.
Ике көнлек рейд барышында белгечләр мәктәпләр, балалар бакчаларының ремонтын, территорияләренең чисталыгын, чәчәклекләрне һәм тәҗрибә участокларын бәяләде.
Олы Кайбычның «Миләшкәй» бакчасы хезмәткәрләре һәм нәниләр комиссияне ишегалдында ук каршы алды. Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган күргәзмә һәм театраль күренешләр оештырганнар. Бүлмәләрдә косметик ремонт ясалган, бар җирдә тәртип. Кошман мәктәбе һәм бакчасы да чәчәкләргә төренгән. Укучылар тәҗрибә участогында җәйге практика үтә. Олы Урсак башлангыч мәктәбе коллективы, кечкенә булса да, җәй буена шактый эш башкарган. Яңа уку елында монда өч бала белем алачак. Кече Мәме мәктәбендә узган елгы капиталь ремонттан соң бинаның торышы бик яхшы сакланган. Борындык мәктәбе дә чәчәкләр патшалыгын хәтерләтә. Косметик ремонт тәмамланган, яшелчәләр мулдан үстерелгән.
Колаңгы, Федоровское, Мөрәле, Багай, Арыслан мәктәпләрендә дә тулы тәртип урнаштырылган, яшелчәләре дә күп. Олы Кайбыч урта мәктәбендә башлангычлар белем алачак ике класста ремонт шушы көннәрдә төгәлләнгән. Бу мәктәптә яңа уку елында 335 бала белем алачак, беренче класска 26 укучы килә. Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе, балалар бакчасында ремонт эшләре тәмамланган. Бәрлебашы мәктәбендә ашханәдә ремонт бара.
Икенче көнне комиссия районның калган мәктәпләрендәге, балалар бакчаларындагы әзерлекне карады. Мәлки мәктәбендә косметик ремонт ясалган. Балалар бакчасында интернет эшләмәве генә төрле кыенлыклар тудыра. Чүти мәктәбендә дә яңа уку елына әзерлек югары дәрәҗәдә. Аеруча тәҗрибә участогы сокландыра: укучылар 700 килограмм суган җыйган, кышка бик күп банка япканнар һәм кайнатма әзерләгәннәр.
— Мәктәп бакчасына утыртылган яшелчәләрнең орлыкларын Канаш шәһәреннән сатып алдык. Орлыкларны кечкенә пакетларда түгел, килограммлап сатып алабыз. Суган, помидор елдагыча күп булды. Аларны җыеп алып, туфрагын мотоблок белән эшкәртеп тә куйдык. Һәр елда яшелчәләрдән мул уңыш алабыз. Үзебезгә җитәрлек алып калып, калганын сатабыз. Шул акчага мәктәпкә кирәк-яралар сатып алабыз. Мул уңыш үстерүгә укытучылар да, укучылар да үз өлешен кертә, — диде мәктәп директоры Рәис Хөснетдинов.
Олы Тәрбит, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән мәктәпләре, балалар бакчалары да балаларны кабул итәргә әзер. Олы Подберезье мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимерова әйтүенчә, аларда да косметик ремонт ясалган, бинаның сакланышы әйбәт. Монда барлыгы 64 укучы белем алачак, беренче класска өч бала керә.
Ульянково, Надеждино, Иске Чәчкаб мәктәпләренә дә аерым кисәтүләр ясалмады.
— Мәктәпләр, балалар бакчалары яңа уку елына әзер, кимчелекләре булганнарга аларны бетерү өчен бераз вакыт бар әле. Шуны гына әйтәсем килә, балалар бакчасына йөргән, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балалар ныклы әзерлек белән килә. Чөнки алар бакчада укырга, язарга, рәсем ясарга, җыр-биюгә, шигырь сөйләргә өйрәнә. Кайбер авылларда балаларын бакчага йөртмәүче ата-аналар да бар. Кызганыч, бу балаларга коллективка кереп китәргә авыр булачак, — диде комиссия рәисе Фәния Петухова.
Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге буенча җиңүчеләр укытучыларның традицион август киңәшмәсендә игълан ителәчәк.
Нет комментариев