Казанда юл-транспорт һәлакәтендә гаепле машина йөртүчене хөкем итәчәкләр.
Казан-Оренбург-Боровое Матюшино юлындагы авариядә өч кеше зыян күргән.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, тикшерүчеләр версиясе буенча, 23 гыйнварда Kia Rio автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе, һава шартларының катлаулы булуына да карамастан, артык зур тизлек сайлаган һәм Генерал Ерин урамында каршы як полосага чыккан. Анда ул BMW X5 автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Kia автомобиленең йөртүчесе һәм BMW машинасының 46 яшьлек пассажиры авыр тән җәрәхәтләре алган. Моннан тыш, Германия автомобилендә барган бала да зыян күргән.
Источник: «Татар-информ»
Нет комментариев