Казанның Киров районы Шоссе тыкрыгындагы биш катлы йортта чыккан янгында 38 яшьлек ир-ат зыян күргән.
Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә. Янгын беренче каттагы бүлмәдә башланган.
Нәтиҗәдә, 1-2 дәрәҗәдә тәне пешкән һәм яну продуктлары белән агуланган ир-атны М. Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр. Янгынның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән. Ул электр җиһазын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев