Кайбычлылар Изге Болгар җыенында  катнашты
Хәбәрләр

Кайбычлылар Изге Болгар җыенында катнашты

Ислам дине рәсми кабул ителүенең 1125 ел тулуына багышланган Изге Болгар җыенында кайбычлылар быел да катнашты.

Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган җыен киң колачлы булган. "Без аннан җылы тәэсирләр белән кайттык. "Болгар шәһәрендә урта гасыр һөнәрчелеге" интерактив экспозициясе белән дә таныштык, "Сувар", "Биләр" күргәзмә павильоннарын кызыксынып карадык. Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән өйлә намазы җыенга нокта куйды", - диде Дамир хәзрәт.


Кайбычлылар Изге Болгар җыенында катнашты

Нет комментариев