2013 елның 23 июлендә кабул ителгән "Элемтә турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы 229 нчы закон 2014 елның 1 маеннан үз көченә керде.
Әлеге закон абонентларның лицевой счетындагы акчаларын контент хезмәтләре яки күчмә радиотелефон элемтәсе хезмәтләре белән өзлексез бәйләнгән башка технологик хезмәтләргә түләү өчен аерым исәп-хисап счеты ачу юлы белән саклау мөмкинлеге бирә. Аерым счет ачканда, кәрәзле элемтә операторлары контент хезмәтләре өчен акчаны абонент рөхсәтеннән башка тотып калу хокукына ия була алмый.
Нет комментариев