Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

9 апрельдә җирле игълан системасын сынаячаклар

9 апрельдә 10-12 сәгатьтә Татарстанның барлык төбәкләрендә дә халыкка ашыгыч хәбәрләр бирү буенча җирле игълан системалары сыналачак. Бу хакта абонентларга SMS-хәбәрләр дә җибәрелә.

"Внимание, всем!" дигән сирена сигналын ишеткәч, паникага бирелергә, бомбоубежище, башка качу урыннары эзләп чабарга кирәкми. Сигнал халык игътибарын җәлеп итү өчен кулланыла. Сезгә шунда ук радио һәм телевизорыгызны кабызып, игъланны тыңларга һәм анда кушылганны үтәргә кирәк. ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен узган видеокиңәшмәдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов шул хакта сөйләде. Җирле игълан системасын тикшерү, беренче чиратта, язгы ташулар вакытында халык иминлеген тәэмин итү максатында үткәрелә. Республиканың күп кенә елгаларында су күтәрелеше нормадан югары түгел, әмма су басу очраклары күзәтелергә мөмкин.

Безнең районда 9 апрельдә 15637 кеше яшәгән 57 торак пунктта җирле игълан системасы сыналачак. Бу системаны куллануның нәтиҗәлелеген, тиешенчә эшләвен билгеләү буенча игълан бирүнең барлык юлларын да файдалану планлаштырыла. Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә тавыш бирүче электр сиреналары юк. Ундүрт торак пункттагы мәчетләрдә репродукторлар бар, бу 5208 кешегә хәбәр бирергә мөмкинлек тудыра. "Кайбыч" полиция бүлекчәсендәге махсус машиналар сигез торак пункттагы 2069 кешегә хәбәр бирү өчен кулланылачак. Унөч торак пунктка янгын сүндерү машиналары чыгачак. Ә 2577 кеше яшәгән 22 авылда өйдән-өйгә йөреп хәбәр салачаклар. Гадәттә тыш хәлләр вакытында халыка хәбәр бирү өчен барлык авыл җирлекләрендә дә урамга динамиклар һәм электр сиреналары куярга кирәк.

Тикшерү вакытында оператив штаб оештырыла. "Кайнар линия" телефоны да эшли: (8843)227-45-63, "Ышаныч" телефоны: (8843)292-64-09, оператив штаб телефоны: (8843)227-46-09.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбицы 9 апрельдә җирле игълан системасын сынаячаклар