Балаларның «Ышаныч» телефоны
2010 елда Росиядә балалар һәм яшүсмерләр бердәм гомумроссия ышаныч телефоны эшли башлады.
Балигъ булмаган балалар үзләрен борчыган сорауларны 8-800-2000-122 телефоны аша җиткерә алалар. Мәгълүм булганча, яшүсмерләр кайчакта ата-аналары, яшьтәшләре, классташлары, укытучылары, якыннары белән аңлашу тапмый. Проблемаң белән ялгызың гына калмас өчен серләреңне уртаклашырдый якын кешең булмаса, ышаныч телефонына шалтырат. Психологлар сиңа төпле киңәшләрен бирерләр. Сорауларыңны райондагы белгечләргә дә юлларга да була: район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе - 2-12-46, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы - 2-14-96.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев