Боз өстендә сак булыгыз!
Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында суда уннарча кеше, шул исәптән балаларның гомере фаҗигале төстә өзелә.
Кичке һәм төнге вакытта боз зур булмаган авырлыкны чыдата, ә көндезләрен көпшәкләнә, йомшаклана. Караңгыда, күз күреме начар булганда боз өстеннән чыгу куркынычка әйләнә. Бер кеше өчен бозның калынлыгы 7 сантиметр булганда куркынычсыз, ә җәяүлеләр чыгу урыннарында ул - 15, автомобильләргә - 30 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Ныклы боз - үтә күренмәле, яшкелт яисә зәңгәрсу төстә булырга тиеш, ә нәзек боз - тонык була, өстендә кар булган боз да куркыныч. Ул агым булган, камышлар үскән җирләрдә нәзегрәк. Бозның калынлыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый, таяк яисә пүлән белән суккач су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый. Боз аша чыгу өчен тапталган сукмакны яисә чаңгы эзен сайларга кирәк. Аяк астыгызда боз чатнаса, аякны боздан аермыйча, аларны җилкә киңлегендә куеп, үзегез кергән эздән ярга чыгыгыз. Төркем белән боз аркылы чыкканда кешеләр арасында ара 5- 6 метрдан ким булмаска тиеш. Бу чорда ата- аналар балаларына контрольне көчәйтергә, зурлардан башка балыкка җибәрмәскә, ә олылар алкоголь турында онытырга тиеш. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшләре һәм күрсәтмәләре турында тулырак газета сайтында укырга мөмкин. Биредә сез боз астына киткән кешегә ничек ярдәм итәргә, салкын суга батсагыз нәрсә эшләргә кирәклеген белә аласыз. Көтелмәгән хәлләрдә 01 телефоны аша янгын сүндерү-коткару хезмәтенә, 02 - полициягә, 03 - ашыгыч ярдәмгә, (843)227-46-46 телефоны аша Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча өлкән оператив дежурына, (843)293-49-95 ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәлакәтләр Республика медицина үзәге оператив дежурына, (843)272-43-12 ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару хезмәтенә, 112 номеры аша коткару хезмәтенең бердәм телефонына шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев