Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбыч районында ике кеше транспорт белән идарә итү хокукыннан ел ярымга мәхрүм ителгән

Эчкән килеш руль артына утыручылар өчен закон таләпләре катгыйланса да, андыйлар барыбер очрый әле. "Апас" эчке эшләр бүлегендәге юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, полиция майоры Фирдүс Тимершин әйтеп узганча, бәйрәм көннәрендә шундый өч кеше тоткарланган, икесе транспорт белән идарә итү хокукыннан ел ярымга мәхрүм ителгән, шуңа өстәп 30 мең сум күләмендә...

- Безнең максат - штрафлар сугу түгел, ә юлларның иминлеген тәэмин итү. Закон таләпләренең катгыйлануын аңларга була, чөнки сүз иң кадерлесе - кеше гомере, сәламәтлеге турында бара. Машина белән идарә итүчеләрнең үзләренә, юлдагыларга, пассажирларга булган битарафлыгы еш кына төзәтеп булмастай аяныч хәлләргә китерә, - диде Фирдүс Тимершин. - Узган ел Кайбыч районы территориясендә 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Алар нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелде, 24 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Дөрес, 2012 ел белән чагыштырганда, юлдагы һәлакәтләр саны 17,6 процентка, һәлак булучылар җидегә кимеде, ә зыян күрүчеләр саны бишкә арты. Фаҗиганең икесе автомобиль руле артына исерек хәлдә утырган шоферлар гаебе аркасында килеп чыкты. Аларның берсе 3 августта Кайбыч-Камыллы автомобиль юлының 23 чакрымында булды. Нәтиҗәдә, бер кешенең гомере өзелде, икенчесе тән җәрәхәт­ләре алды. 12 сентябрьдә шул ук юлда бер автомобиль, каршы полосага чыгып, каршы килүче автомобильгә бәрелгән. Бу юлы бер кеше һәлак булды, икенчесенең сәламәтлегенә зыян килде.

БЫЛТЫР КАЙБЫЧТА ИСЕРЕК ХӘЛДӘ РУЛЬ АРТЫНА УТЫРГАН 32 ШОФЕР ТОТКАРЛАНГАН. БУ 2012 ЕЛ КҮРСӘТКЕЧЕННӘН ИКЕГӘ КИМРӘК.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында ике кеше транспорт белән идарә итү хокукыннан ел ярымга мәхрүм ителгән