Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбычта балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә. Бәйге шуны күрсәтте

"Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесенең быелгысы юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары хезмәте оешуының 40 еллыгына багышланган иде.

Район мәгариф бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең Кайбыч бүлекчәсе ЮХИДИе хезмәте белән берлектә үткәрелгән әлеге бәйгедә16 мәктәп командасы катнашты.

Бәйгедә Ильмир Шәмсетдинов, Альмир Гарәфиев, Фирүзә Хуҗина, Айзилә Абдрахманованы берләштергән Борындык төп мәктәбе командасы җиңү яулады. Олы Кайбыч, Мәлки мәктәпләре командалары икенче- өченче урыннарда.

Шәхси беренчелектә Федоровское мәктәбеннән Полина Григорьевага тиңнәр булмады. Икенче- өченче урыннарны Зур Урсактан Исламия Кәримова, Мәлкидән Елена Воробьева бүлеште.

Малайлар арасында Борындык мәктәбеннән Альмир Гарәфиев беренче, Ильмир Шәмсетдинов икенче урынны яулады. Мәлкидән Олег Сергеевка өченче урын бирелде. Җиңүче командаларга, шәхси беренчелектә җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Бәйгедә җиңү яулаган Борындык төп мәктәбе командасы 21-24 майда Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк республика бәйгесендә катнашачак.

(Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарыннан укырсыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Куркынычсыз тәгәрмәч”