Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбычта исерек шоферларны рейдларда аулыйлар

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл иминлеге кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү юнәлешендә еш кына рейдлар үткәрелә. Аларда "Кайбыч таңнары" газетасы журналистлары да катнаша. Шундый рейдларның чираттагысы 24 март көнне узды һәм шактый гыйбрәтле күренешкә тап булдык.

Көндезге 14 сәгать 30 минутлар тирәсендә Олы Кайбыч авылының үзәк урамында ЮХИДИ инспекторлары исерек хәлдә машина белән идарә итүче берәүне тоткарлады. Әлеге адәм заты юл тәртибе сакчыларына яхшы таныш: сигез ай эчендә бишенче тапкыр закон бозуы икән аның. Машина йөртү таныклыгы юк. Җитмәсә, машинага 2-3 яшьләр чамасындагы баласын да утырткан. Ә автомобиль салонына бала өчен мәҗбүри саналучы җайланма урнаштырылмаган. Кагыйдә буенча 12 яшькә кадәрге балаларны машинада фәкать шундый махсус урындык-креслога утыртып йөр­тү тиеш. Ләкин, исереккә диңгез тубыктан шул... Сабыйны участок инспекторы өенә кайтарып, әнисе кулына тапшыра. Ә ата исеменә тап төшерүче 1989 елгы әлеге ир затына район җәмәгать суды 10 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын бирә һәм ул бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегенең вакытлыча тоткарлау изоляторында утыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта исерек шоферларны рейдларда аулыйлар