Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Машинагыз көпчәге кышкыга алыштырылганмы?

Юлларның хәвефсез булуы күп дәрәҗәдә машина белән идарә итүчеләрнең үзләренә бәйле. Алар, юл кагыйдәләрен төгәл үтәү белән беррәттән, техниканың төзеклегенә җитди игътибар бирергә тиешләр. Кышка керүгә, җәйге көпчәкләрне шиплы көпчәккә алыштыру юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтергә мөмкинлек бирә. "Апас" эчке эшләр бүлеге ЮХИДИе начальнигы Румбик Гәрәев әнә шундый фикердә.

-Кышкы юллар өчен шиплы көпчәкләр куркыныч булуын белә торып та, руль артына утырган кайбер кешеләрнең моңа әлләни исләре китми. Карлы, тайгак-бозлы юлда җәйге көпчәк белән йөрүчеләр, өстәвенә, тизлек режимын сакламыйча, каршы полосага чыгып, еш кына һәлакәтләргә очрый да инде. Әнә шуңа күрә дә юл хәрәкәте иминлеген техник яктан тәэмин итүдә машина көпчәкләренә зур игътибар бирелә,- диде ул.- Әле узган елның 6, 7 декабрендә генә сигез кешенең гомере өзелгән һәлакәттә дә машина көпчәкләренең кышкы таләпләргә җавап бирмәве ачыкланды. Көпчәкләре, беренчедән, дөрес урнаштырылмаган, икенчедән, соңгы чиккә кадәр таушалган була. Алабуга- Ижау юлында булган бу юл һәлакәтендә ВАЗ-2109 автомобиле шоферы, аның 19, 22 һәм 24 яшьлек пассажирлары фаҗигале төстә һәлак булды. Шофер тизлекне арттырып, каршы як полосадагы Вольвога, аннан соң Хундай- Соляриска барып бәрелә. Шофер куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен моңа кадәр ике тапкыр җаваплылыкка тартылган булса да, бу юлы да салондагы бер кеше дә аны эләктермәгән була. Юл һәлакәтеннән соң үткәрелгән тикшерү вакытында көпчәкләрдә протектор биеклеге 1 миллиметрдан да кимрәк, ә шипларының бөтенләй коелып беткәнлеге ачыклана. Иминлек турындагы техник регламент буенча җиңел автомобильләрдәге кышкы көпчәкләрнең протектор биеклеге 4 миллиметрдан да ким булмаска тиеш. Ә көпчәк протекторының оптималь тирәнлеге- 8 миллиметр. 7 декабрьдә Казан-Буа-Ульяновск юлында да аяныч юл фаҗигасе булды. ВАЗ-2112 белән идарә иткән 33 яшьлек хатын-кыз, тизлекне арттырып, каршы полосага чыга һәм Лада- Гранта белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, үзе дә, җиде яшьлек кызы да һәлак була. Ә менә бала креслосында утырган бер яшьлек кызына зыян килми. Бу юл һәлакәтендә ВАЗ-2112 машинасының ике кышкы, ике җәйге көпчәк белән йөрүе ачыклана. Берүк вакытта ике төрле көпчәк куллану машина белән идарә итүне авырлаштыра. Бу бер аякка ботинка, икенчесенә җәйге аяк киеме кию белән бер. Әлеге мәкаләне укыганнан соң, бик күпләр үзләренә тиешле нәтиҗәләр ясар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Машинагыз көпчәге кышкыга алыштырылганмы?