Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Сак булыгыз – пиротехника

Район Советының чираттагы утырышында Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү планын караганда, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчеләрнең һәм депутатларның игътибарын клубларда, балалар бакчаларда, мәктәпләрдә бәйрәм чаралары үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәүгә басым ясады.

Мәктәп елларында булган хәлне дә искә алдылар, шартлаткычтан чыккан очкыннан чыршы янында йөргән Кыш бабайның киеме яна башлаган. Утырыштан соң, Бәрлебашы төп мәктәбе директоры Сергей Лазаревтан бу очрак турында сөйләвен үтендем. Бу вакыйганың кайчан- 1982 елдамы, әллә 1983 елдамы икәнлеген төгәл әйтә алмады. Ул елны сигезенче класста укыган Николай Климаковны Кыш бабай итеп киендергәннәр. Элек Кыш бабай костюмы артык купшы булмаган. Коляга да халат кидерәләр, кулына мамык уралган таяк тоттыралар, мамыктан сакал тагалар. Шартлаткычтан (хлопушка) чыккан очкын таяктагы мамыкка эләккән күрәсең, таяктан ут халатына, аннан сакалына элә. Шунысы куанычлы, ул вакытта балалар арасында әләге мәктәптә укып чыккан, Яңа ел алдыннан гына Совет Армиясе сафларыннан әйләнеп кайткан солдат бар иде. Ул югалып калмый, Кыш бабай киемнәрен тартып ала да аны урамга күтәреп чыга. Бәйрәм кәефе бозыла, билгеле, шулай да күңелсез хәл булмый кала. Бу вакыйганы бәйрәм тантаналары оештыручылар барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәсен һәм бәйрәм ахырына кадәр уяулыкларын җуймасыннар өчен язуым.

Янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке эшләр хезмәте капитаны Раил Кашапов фейерверкны үзең өчен дә, тамашачылар өчен дә куркынычсыз куллану тәртибе белән таныштыра.

Пиротехниканың инструкциясен игътибар белән укып чыгыгыз. Беренче карашка таныш булган пиротехниканың да үзенчәлекле яклары3

була. Филтәне кул сузымы аралыгында кабызырга кирәк. Тамашачылар пиротехника куллану урыныннан 20 метрдан ераграк торырга тиеш.

Филтәсе кабызылган пиротехниканы кулда тотып торырга, янып китмәсә дә аның өстенә иелергә, кешеләр торган якка юнәлдерергә, аны бина эчендә, бинага, электр чыбыкларына, агачларга якын урында кулланырга ярамый. Пиротехниканың сертификаты, инструкциясе, җитештерүчесенең адресы, телефон номеры яисә күпләп сатучының телефоны булырга тиеш.Аны дымлы яисә артык коры, 30 градустан да югары температурада, тиз янып китә торган әйберләр янында сакларга ярамый. Аларны кесәдә, машинада йөртү тыела. Фейрверкларны балалар кагылмаслык урында саклагыз. Дымланган фейрверкны җылыту приборларында, җылылык системасында, төзелеш феннары белән киптерергә ярамый. РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 22 декабрендә кабул ителгән 1052 нче "Пиротехник изделиелар кулланганда һәм таратканда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен раслау турындагы" карарының 13 маддәсенә туры китереп, тоела: шартлау, янгын чыгу куркынычы янаган биналар, тимер юл, нефть, газүткәргеч, югары көчәнешле электр чыбыклары янында, йорт түбәсендә, балконда, сәхнәдә, спорт корылмаларында пиротехник изделиеләр куллану тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пиротехника