Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Узган ел Кайбычта иминлек каешын эләктермичә йөрүнең 640 очрагы теркәлгән

Машина йөртүчеләр юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсә, юл-транспорт һәлакәтләренең дә саны бермә-бер кимер иде.

Узган ел куркынычсыз хәрәкәтне тәэмин итүче тизлекне арттыруның -593, иминлек каешын эләктермичә йөрүнең 640 очрагы теркәлгән. Машина йөртүче ата- аналар сабыйларын махсус креслога утыртмыйча, еш кына аларның гомерен куркыныч астына куя. Былтыр шул сәбәпле, 43 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Хәзер моның өчен өч мең сумга кадәр штраф каралган. Штрафны вакытында түләмүчеләргә дә кыенгарак туры киләчәк. ЮХИДИ бүлегең баш инспекторы Фирдүс Тимершин әйтеп узганча, Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсе нигезендә районда штрафлары 10 мең сумнан артып киткән 12 кеше бар. Аларның дүртесенең юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар буенча бурычы 30 мең сумнан арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган ел Кайбычта иминлек каешын эләктермичә йөрүнең 640 очрагы теркәлгән