Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Йортыбыз имин булсын

Агымдагы елның 19-28 ноябрендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы "Куркынычсыз йорт, подъезд, фатир" дигән комплекслы профилактик операция үткәрә. Аның максаты - шәхси секторны террорчылыктан саклау, милек җинаятьләрен профилактикалау, гражданнарга яшәү өчен куркынычсыз шартлар тудыру.

Республикада милеккә бәйле җинаятьләр саны кимүгә дә карамастан, 2012 елның 10 аенда кайбер районнарында фатирлар басу, кибетләр, базалардан товар урлау очраклары арткан. Операция барышында халык белән очрашулар үткәреләчәк, аларга шәхси милекне, йорт, фатирларны саклау буенча киңәшләр биреләчәк. Бүгенге көндә республиканың ведомстводан тыш сак хезмәте 40 меңнән артык фатирның һәм шәхси милек саклау урыннарының иминлеген тәэмин итә. Аларны талау очракларына юл куелмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Куркынычсыз йорт, подъезд, фатир” Эчке эшләр министрлыгы