Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

ЮХИДИ хезмәткәрләре каникуллар вакытында балаларның иминлеген кайгыртырга өнди

Шәһәрләрдә укучыларның язгы каникуллары 31 мартта төгәлләнсә, безнең районда ул, табигый шартларны күздә тотып, бераз соңрак башлана. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре нәкъ менә каникуллар вакытында еш күзәтелә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре каникуллар вакытында балаларның иминлеген кайгыртуга аеручы җитди карарга чакыра. Чөнки алар буш вакытларын күбрәк урамда уйнап уздыра. Укытучылар һәм ата-аналар балаларга машина йөри торган урыннарда сак йөрергә, юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген даими аңлатырга тиешләр. Агымдагы елның ике аенда Татарстан шәһәр һәм районнарында балалар белән бәйле 56 юл-транспорт һәлакәтендә бер баланың гомере өзелгән, 58е төрле дәрәҗәдә зыян күргән. Шоферлар тизлек режимын сакласын иде. Шулай ук куркынычсызлык каешлары һәм балалар өчен махсус креслолар турында да онытып җибәрергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ хезмәткәрләре каникуллар вакытында балаларның иминлеге