Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Юлларда киеренке хәл саклана

Агымдагы елның җиде аенда республика территориясендә 2935 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 359 кешенең гомере өзелгән, 3875е тән җәрәхәтләре алган. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 5,6 процентка, үлүчеләр - 34кә, зыян күрүчеләр 285кә арткан.

Кайбыч муниципаль районында да хәлләр мактанырлык түгел. Быелның җиде аенда 12 юл һәла­кә­тендә җиде кешенең гомере өзелгән, 17 кеше төр­ле дәрәҗәдәге тән җә­рәхәте алган. Узган елда исә шушы чорда ике фаҗигадә өч кеше зыян күр­гән, үлүчеләр бөтенләй булмаган. Һәлакәтләрнең күпчелеге июнь-июль айларына туры килә: 10 юл-транспорт фаҗигасендә җиде кеше үлгән, зыян күрүчеләр - 15. Август башында гына ике һәлакәтнең берсендә машина йөртүче, икенчесендә җәяүле җәрәхәтләнгән. 3 августта Кайбыч-Камыллы автомобиль юлында Лада 211440 автомобиле йөр­түчесе, юл куркынычсызлыгын тәэмин итә алмаслык тизлектә хәрәкәт итеп, үзеннән алда барган ВАЗ 21093 автомобиленә бә­релгән. Нәтиҗәдә, ВАЗ йөртүчесе, 1955 ел­да туган Корноухово авылы кешесе тән җәрәхәт­ләре алган һәм Кайбыч район үзәк сырхауханәсенә озатылган. 6 августта 22.00 сәгать тирәсендә Кайбыч-Зур Тәрбит юлының Чүти авылы урамында Чувашия Республикасының Комсомольск районы Урмай авылы кешесе ВАЗ 21144 автомобилендә шулай ук юл куркынычсызлыгын тәэмин итә алмаслык тизлектә хәрә­кәт итеп, җәяүлене - 1927 елгы Чүти кешесен бәр­дергән. Зыян күрүчене район сырхауханәсенә юллаганнар. Юлларда киеренке хәл саклануны "Кайбыч" полиция бүлекчәсенең дәүләт автоинспекторлары автомобиль руле артына исерек хәл­дә утыручы йөртүчеләрнең артуы белән бәйли. Августның беренче ункөнлегендә Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара полиция бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утырган җиде автомобиль йөртүче тоткарланган. Район торак пункт­ларында төнге сә­гать­ләрдә юлда һәлакәт­ләр шул сәбәпле килеп туа. Юлда исән-имин йө­рергә телә­сәк, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәр­кем тө­гәл үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлтранспорт һәлакәте

2
X