«Балкыш»та балкыдылар
22 августта Буа драма театры бинасында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" республика фестиваленең II зона этабы үтте.
Фестивальдә Иделаръягы районнары ветераннарының үзешчән коллективлары катнашты.
Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов рәислегендәге, составында ТРның халык артистлары Рамил Курамшин, Георгий Ибушев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рушан Шәриф һәм башкалар булган жюри әгъзалары һәр район үзешчәннәренең чыгышын гадел бәяләде.
Фестивальдә катнашучыларны сәламләп, Буа районының муниципалитет җитәкчесе Рафаэль Әбүзәров, ТР Ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков чыгыш ясады, һәр коллективка иҗади уңышлар теләде.
Фестивальдә районыбыз данын Олы Кайбыч авылының "Җәүһәрләр" вокаль ансамбле, Олы Тәрбитнең "Миләшкәй" керәшен татарлары фольклор ансамбле, Федоровскоедан Нина Моисеева, Зөһрә Гайнуллина яклады.
Алдан үткәрелгән җирәбә буенча, беренче булып Буа шәһәренең "Родник" вокаль ансамбле чыгыш ясады. Алга таба эстафетаны апаслылар алды. Бәйге шартлары буенча һәр район 30 минут сәхнә тотарга тиеш булса да, алар үзләре генә сәгать ярымлык программа әзерләп килгән булып чыкты.
Яшел Үзән шәһәреннән килгән вокаль ансамбльдә яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән, сиксән яшьтән узган әби-бабайлар чыгыш ясады. Күкрәкләренә орден, медальләр таккан утызга якын кеше сәхнә түренә чыкты. Алып баручы әйтүенчә, әлеге коллектив утыз елга якын эшләп килә. Башкару осталыклары да югары булуы сокландыра. Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан, Чүпрәле районнары үзешчәннәренең җыр-биюләрен дә тамашачы җылы кабул итте. Кайбычлылар иң ахырдан чыгыш ясады. Беренче булып сәхнәгә Олы Кайбычтан Рәмзия Биктаһирова һәм Иске Тәрбиттән Михаил Герасимовларның баянчылар дуэты чыкты. Олы Кайбыч авылыннан Флера Фатыйхованың баянда үзе уйнап, "Умырзая" җырын башкаруы жюри әгъзаларын да дулкынландырды. Олы Тәрбиттән Галина Исаеваның чуваш халык җырын башкаруы да алар күңеленә хуш килде. Федоровскоедан Нина Моисееваның йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп шигырь сөйләве дә жюриның игътибарын җәлеп итте. Олы Тәрбиттән Оксана Воробьева җитәкчелегендәге "Миләшкәй" керәшен татарлары фольклор ансамбле чыгышын да тамашачылар алкышларга күмде. Федоровскоедан Зөһрә Гайнуллина рус халык җырын башкарды. Олы Кайбычтан "Җәүһәрләр" ансамбле тамашачыларга "Урак өсте" дип исемләнгән җырлы-биюле күренеш күрсәтте.
Флера Фатыйхова, "Җәүһәрләр" ансамбле җитәкчесе Әлфия Закирова, Мәүлиха Айзатуллина, Рәмзия Биктаһирова, Нина Моисеева, Галина Исаева, Оксана Воробьева, Михаил Герасимов фестивальнең дипломнарына лаек булды. Жюри конкурс нәтиҗәләрен соңрак хәбәр итәргә вәгъдә бирде. Җиңүчеләр ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" республика фестиваленең гала-концертында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев