Бәйрәмнәргә бай халык без
Татар халкының ерак гасырлардан килүче милли бәйрәме - Сабантуйга да санаулы гына көннәр калып бара. Быел ул Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 11-12 июнь көннәрендә үткәреләчәк.
Район Сабан туе, гадәттәгечә, Олы Кайбыч авылындагы Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында, 11 июньдә, сәгать унда тантаналы рәвештә башланып, җыр-биюләр, спорт һәм халык уеннары белән үрелеп барачак. Сабан туйларының йөзек кашы булган татарча көрәш ярышы, башка еллардан аермалы буларак, укучылар арасында биш үлчәү авырлыгында узачак: 35 килограммга кадәр, 45, 55, 65 һәм 65 килограммнан авыррак. Ир-егетләр арасында көрәш дүрт үлчәү авырлыгында узачак: 65, 75, 85 килограммга кадәр һәм аннан да авыррак. Көрәштән кала, ат чабышлары да Кайбыч Сабан туенда елдан-ел популярлаша бара. Башка еллардан аермалы буларак, милли бәйрәмгә Кайбыч районы өчен әле яңа булган төр - спорт туризмы кертелде, ул да тамашачылар күңеленә хуш килер дип ышанабыз. Ярышларда, халык уеннарында җиңгән, призлы урыннар яулаган катнашучыларны спонсорлар әзерләгән күпсанлы кыймммәтле бүләкләр көтә. Райондашларның, Кайбыч кунакларының ярышларда актив катнашуларын көтеп калабыз! Ә хәзер район Сабантуе программасы белән таныштырып үтәбез:
Сабантуйны ачу тантанасы, алдынгыларны бүләкләү - 10.00 сәгатьтә башлана.
Милли көрәш - 11.00-15.00
Ат чабышы - 11.00-12.00
Волейбол (ирләр арасында) - 10.00
Сюрприз-уен - 11.00
Туннель - 11.00
Капчык белән сугышу - 11.30
Кросс (ирләр һәм хатын-кызлар) - 11.40
Кашыкка йомырка куеп, авызга кабып йөгерү - 12.00
Катыктан акча эзләү - 12.00
Туризм (ирләр һәм хатын-кызлар) - 12.15
Чүлмәк вату - 12.30
Туры колгага менү - 12.30
Капчык киеп йөгерү - 13.00
Гер күтәрү (ирләр һәм хатын-кызлар) - 13.00
Көянтә-чиләк белән йөгерү - 13.30
Тулы капчык күтәрү - 13.30
Турникта тартылу (ирләр) - 13.30
Ласты киеп йөгерү - 14.00
Кул көрәше (ирләр һәм хатын-кызлар) - 14.00
Тактадан сикерү - 14.30
Аркан тартышу - 14.30
12 июньдә Сабан туе районыбыз авылларында дәвам итәчәк. "Гөбенә" агрофирмасы, елдагыча, аны Куш-Күл авылы янында, Гөбенә елгасы буендагы гүзәл болында уздыра. "Заволжье" җәмгыятенең Сабан туе берьюлы берничә авыл җирлегендә: Борындык, Зур Урсак, Мөрәле, Кошман һәм Ябалак авыллары янында узачак. "Алтын кырлар" җәмгыяте быел Сабантуе үткәрми.
Барыгызны да милли бәйрәмебез белән тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев