Ике дустан – зур концерт
"Татар моңы" Халыкара яшь башкаручыларының телевизион конкурсы лауреатлары Зөлфәт Фәхретдинов белән Руслан Галимуллин Олы Кайбыч тамашачысына 1 ноябрь, ә Мәлки авылы халкына икенче көнне "Ике дустан - зур концерт" дип исемләгән бәйрәм программасы тәкъдим итте.
Бу ике яшь җырчы Кайбыч тамашачысына шактый яхшы таныш инде. Аларның безнең сәхнәләрдә беренче тапкыр гына чыгыш ясаулары түгел. Соңыннан артистларга рәхмәт әйтү өчен сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, җырчыларның талантына соклануын, безнең төбәкне яратулары өчен рәхмәтен белдереп, алга таба да иҗади дуслыкның дәвамлы булачагына шиге юк икәнлеген әйтте. Ә концертның шулай дип атлауының сере соңыннан ачылды. Баксаң, татар халык җырларының бөтен нечкәлекләрен тоеп башкаручы ике егетне сәхнә генә берләштермәгән икән. Алар бер авылда туып-үскәннәр, балалар бакчасына бергә йөргәннәр, бер мәктәптә укыганнар, соңыннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алганнар. Халкыбызның бай мәдәни мирасын саклаучылар, дип әйтергә була аларны. Әби-бабаларыбыз җырлаган борынгы җырларны һәм бүгенге заман җырларын тамашачыларга җиткерә алар.
Концертта шулай ук танылып килүче яшь җырчы Энҗе Шәймурзина, "Сәйдәш" бию театры биючеләре катнашуы аңа тагын да ямь өстәде. Баянчы Фәрит Шиһапов баянында өздерде генә. Алып баручы - Татарстанның атказанган артисты, биюче, җырчы, юморист Ирек Зариповның Кайбыч төбәгендә әле беренче генә тапкыр булуы икән. Рәхәтләндереп көлдереп, тамашачыларның күңелен ачып китте ул.
Залның тулы булуына да игътибар иттем. Аерым оешмалардан коллективлары белән диярлек килгәннәр иде. Ә концерт барыбызга да охшады, һәр чыгышны алкышларга күмүләре шуны күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев