Кайбыч районында 1 апрельдән авыр йөк автомобильләренә чикләүләр кертелә
Татарстан Республикасында, шул исәптән Кайбыч районында, авыр йөк автомобильләренә чикләүләр кертелә. Чикләүләр авырлыгы 6 тоннадан арткан транспортларга кагыла.
Әгәр бу параметр артып китсә, хәрәкәт махсус рөхсәт булганда гына мөмкин булачак. Югыйсә, ташучы административ җаваплылыкка тартылачак. Әлеге юл кагыйдәләрен бозган транспорт хуҗаларын зур күләмдә штраф көтә.
Чикләү юл өслеген һәм юлдагы конструкцияләрне саклау өчен кертелә.
Искәрмә азык-төлек, орлык, терлек, ашлама, дару, почта һәм ягулык ташучы транспортларга ясала. Башка барлык очракларда да safe-route. ru сайтынна кереп рөхсәт алырга кирәк.
Хәрәкәт 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр регионара һәм муниципаль юлларда чикләнә.
Юллардагы вәзгыять тиешле органнар тарафыннан контрольгә алына. Аерым алганда, эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре күзәтчелектә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев