Кайбычта умартачылар катнашында киңәшмә үтте
Бүген район Советы бинасының актлар залында 2024 елга умартачылар эшенә йомгак ясауга багышланган киңәшмә узды.
Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультуралар секторы мөдире Динард Гатауллин, Россельхознадзорның ТР буенча ведомство идарәсе директоры урынбасары Идрис Гатин, Россельхознадзорның ТР буенча җир күзәтчелеге бүлеге башлыгы Илдар Хәлилов, Кайбыч урман хуҗалыгыннан Фәнис Гыйльметдинов, ветеринария берләшмәсе начальнигы Радик Сабирҗанов, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, умартачылар катнашты.
Сүз шәхси хуҗалыклардагы умарта гаиләләренең иминлеге хакында барды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов умартачылыкның үсеш перспективалары хакында сөйләде.
— Төп бурычларның берсе — авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү, — диде ул.
— Быел «Август-Кайбыч» җәмгыяте рапс һәм көнбагыш кебек техник культураларны шактый мәйданнарда үстерәчәк. Агрономнар, басуларны химик препаратлар белән эшкәртү вакыты җиткәч, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр алдында җаваплылык тоеп эшләргә тиеш. Басуларга химикатлар сибәргә өч көн кала, бу хакта умартачыларга массакүләм мәгълүмат чаралары, авыл җирлекләре, ватцаптагы махсус группа аша хәбәр итәргә кирәк. Умартачыларга кагылышлы барлык хәбәрләр шул группага куелачак. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, бал кортларының агулануын кисәтү буенча авыл җирлекләре башлыклары, агрономнарны үз эченә алган комиссия эшләячәк.
Киңәшмә барышында Динард Гатауллин, Идрис Гатин, Илдар Хәлилов, Фәнис Гыйльметдинов, Радик Сабирҗанов чыгыш ясады.
— Чыгышларда әйтелгәнчә, «Август-Кайбыч» җәмгыяте нигездә көнбагыш, рапс һәм башка техник культуралар чәчәчәк. Кайбер КФХлар да алар аз күләмдә үстерелә. Иң мөһиме — басуларны гирбицидлар белән эшкәрткәндә бал кортларына зыян салмау. Үсемлекләрне химик препаратлар белән эшкәртүнең аерым вакыты бар. Бары үзара аңлашып, хәбәрләшеп эшләргә генә кирәк, — диде Альберт Рәхмәтуллин киңәшмәгә йомгак ясап.
Ул шулай ук, районда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр Хуҗа Хәсәннән Михаил Апачевка, Олы Кайбычтан Марс Гыйльмуллинга, Кече Мәмедән Александр Федотовка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәтен тапшырды.
Киңәшмә барышында белгечләр умартачыларның сорауларына җаваплар бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев