Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына татар-башкорт милли көрәше буенча традицион ачык турнир ел саен аның туган ягында - Актанышта уза.
Әле шушы араларда гына узган быелгы ярышта Татарстанның барлык районнарыннан, Башкортстаннан һәм Мари иленнән 50 команда катнашты. Анда 14-16 яшьлек үсмерләр бил алышты. Олы Кайбыч, Иске Тәрбит, Кошман, Кече Мәме мәктәпләре укучыларының җыелма командасы Кайбыч данын яклап чыгыш ясады. Җиңүчеләр арасында булмасалар да, безнекеләр алтын урталыкта.
Нет комментариев