Кече Кайбыч авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте
Районыбыз авыллары мәчетләрендә, шәхси йортларда ифтар мәҗлесләре дәвам итә.
Бүген ул Кече Кайбыч авылы мәчетендә үтте. Мәҗлесне авыл аксакалы — Мөдәрис ага Сафиуллин гаиләсе, кызлары, кияүләре үткәрде.
Ифтар ашында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, авыл халкы катнашты.
Дамир Зиннәтуллин азан әйткәннән соң, җимешләр белән авыз ачтылар. Ахшам намазын Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Алмаз хәзрәт Гайнуллин Коръән сурәләре укыды.
Мул итеп әзерләнгән табын төрле нигъмәтләрдән сыгылып тора иде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ифтар мәҗлесе үткәргән Сафиуллиннар гаиләсенә олы рәхмәтләрен җиткерде, Ходай Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде.
Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина да Мөдәрис ага гаиләсенә, табын әзерләүчеләргә олы рәхмәтен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев