Кайбыч ягы музеенда «Тынычлык солдаты сугышны сайламый» дигән музей-дәрес үтте
Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Ватан сакчылары елына багышланды.
Очрашуда Борындык авылы егете, полковник Руслан Әфлиев, Федоровское авылында яшәүче подполковник Виталий Тарасов, Олы Кайбыч авылыннан отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Казан танк училищесы курсанты, Кошман егете Сәйдәш Сабиров, «Яшь армиячеләр» хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллина, Мәлки һәм Иске Тәрбит мәктәпләренең «Яшь армиячеләр» отрядлары катнашты. Очрашу кунаклары үзләренең хәрби хезмәт юллары турында сөйләделәр. Сәйдәш Сабиров Казан танк училищесына керү тәртибе турында сөйләде.
Музей- дәресне музей директоры Илдар Шакиров үткәрде. Анда сүз Россия солдатларының Ватан хакына булган батырлыгы турында барды. Илһам Хөснетдинов, Руслан Әфлиев музейга бүләкләр дә алып килгән.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев