Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбычта махсус хәрби операция зонаснда һәлак булган солдат белән хушлаштылар

Борындык авылында махсус хәрби операция зонасында геройларча һәлак булган Ильяс Хәбибрахман улы Садыйковны соңгы юлга озаттылар.

Садыйковлар яшәгән йорт каршында узган матәм митингын Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барды. Митингта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, Германиядә, илебезнең чик сакчылары гаскәрләрендә төрле елларда хезмәт итүчеләр, гаиләсе, туганнары, авыл халкы катнашты. 

Ильяс Хәбибрахман улы Садыйков махсус хәрби операция зонасына 2023 елның июнь аенда контрак буенча киткән. Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгәндә, 2025 елның 21 гыйнварында батырларча һәлак булган. 

Митинг барышында Рәмис Хәялиев, Алмаз Гайнетдинов, җирлекнең ветераннар советы рәисе Зөбәрҗәт Хәйбуллина чыгыш ясап, Ильяс Садыйковның гаиләсенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклаштылар. 

Авыл имамы Тәфкил хәзрәт Сафиуллин җеназа намазы укыды. Ильяс Хәбибрахман улы Садыйков Борындык авылы зиратында җирләнде. Кабере янында хәрби училище курсантлары автоматлардан салют бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев