Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Урсакта ифтар мәҗлесендә катнашты

Олы Урсак авылы мәчетендә бүген ураза тотучылар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде.

Авылдашлары өчен ифтар ашын соңгы 12 елда Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Габбас Зиннәтуллин үткәрде. Гаиләсе, балалары, туганнары белән бергә мул табыннар артына алтмышка якын мөселман кардәшебез җыелды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Габбас Габделхәй улына әлеге саваплы гамәле өчен тирән рәхмәтен белдерде, шушы җирлек өчен зур көч куеп эшләвенә тукталды, табындагыларны Рамазан ае белән котлады. 

Мәчет имамы Илфар Сафиуллин изге китабыздан Коръән сүрәләре укыды, вәгазьләр сөйләде, мәчеткә йөрүчеләр саны артсын иде, дигән теләген белдерде. Әлеге ифтар ашында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкерте Идрис Солтангалиев та катнашы. Ул ураза ае вакытында Олы Урсак мәчетендә дини хезмәтләр үти, ир-атларны намаз уку серләренә төшендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев