Салтыйганда дүрт гаилә берләшеп авыл халкы өчен ифтар ашы үткәрде
Рамазан аеның уналтынчы көнендә Салтыйган авылында яшәүче мөселман кардәшләребез өчен ифтар ашы үткәрелде.
Мәдәният йортында узган авыз ачтыру мәҗлесенә ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелды. Ризыклар тулы табынны Рушания Камалова, Зөбәрҗәт Хәсәнова, Роза Саттарова, Гөлчәчәк Сагуновалар гаиләләре бергә әзерләгән иде.
Мәчеткә җыелган авыл агайлары, намаз, изге догаларын укып бетергәч, янәшәдә генә урнашкан мәдәният йортына керде һәм ифтар вакыты җитүгә, мәҗлес башланып китте. Авыл имамы Гомәр Зиннәтуллинның Коръән сүрәләрен, вәгазьләрен тыңлап хозурландык.
Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова табын артына җыелучыларның барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән сагынып көтеп алынган ураза көннәре белән котлады, шушы табынны оештырган дүрт гаиләгә тирән рәхмәтләрен белдерде, тоткан уразаларының кабул булуын теләде. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да җылы теләкләрен ирештерде. Авыл халкы, рәхмәтле булып, киләсе елларда да ифтар ашлары уздырырга насыйп итсен, дигән теләктә калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев