Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбычта “Төп йорт” фестиваль-бәйгесенең зона туры узды
Төп йорт. Әти-әниең, әби-бабаң, апа-сеңелләрең, абый-энеләрең белән бергә рәхәтләнеп үскән урын ул. Кеше кайда гына яшәсә дә, аның күңеле һәрвакыт туган нигезенә тартыла, төшләренә кереп йөдәтә. Кайтып төшәр төп йортың булу, нигезең саклану үзе зур бәхет. Җанга ял ала торган иң рәхәт җир шунда. Анда кайткач, бөтен тормыш мәшәкатьләре юкка...
-
Кайбычта ярминкә гөрләде
Көзге муллык чорында шәһәр-районнарда ярминкәләр үткәрү матур традициягә әйләнде. Узган якшәмбедә Кайбычта да ярминкә гөрләде. Электр элемтәсе узелы каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, авыл җирлекләре, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, Кайбыч икмәк пешерү комбинаты, "Кайбычагрохимсервис" җәмгыяте, фермерлар сату итсә, балалар сәнгать мәктәбе янында мәктәп укучыларының «Уңыш» бәйрәме гөрләде.
-
Рөстәм Миңнеханов "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятен юбилей белән котлады
"Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды", - диелә котлауда.
-
Кошманда Нәсимә Абзалованың китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Шигърият дигән илаһи дөньяга битараф булмаган кошманлылар мәдәният йортына җыелды. Авылдашыбыз Нәсимә апа Абзалованың «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе уңаеннан булды бу очрашу. Әлеге шигырь җыентыгын Нәсимә апаның балалары, әниләренең июнь аенда булып узган 85яшьлек юбилее уңаеннан, аңа бүләк итеп чыгарган. Китап авторы шактый еллар...
-
Кайбыч игенчеләре район тарихында беренче тапкыр 100 мең тонна ашлык җыеп алды!
Менә, ниһаять, игенчеләр максатына иреште! Кайбыч кырларыннан 100 мең 204 тонна ашлык җыеп алынды! Бөртеклеләрдән шулкадәр зур уңыш алынуы район тарихында моңа кадәр күрелмәгән хәл. Һәр атна саен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында узучы киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов...
-
Шатлыклы хәбәр: Кайбыч элеваторында 60 мең тонна ашлык кабул ителде!
«Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе» директоры Илгиз Могълиев редакциягә шатлыклы хәбәрен җиткерде.
-
Кайбычлылар Татарстан Республикасы Президентының еллык юлламасын тыңлауда катнашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советының утыз беренче утырышы кысаларында, республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
-
Көчле Россия генә республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була ала – Р.Миңнеханов
Дөньядагы каршылыклы үзгәрешләр Россия Федерациясен күп халыкларының уртак йорты буларак ныгытуны таләп итә, диде Татарстан Президенты.
-
Таныш булыгыз: Кайбычның тагын бер тырыш игенчесе
Олы Колаңгыда яшәүче "Агрохимсервис" җәмгыяте комбайнчысы Юрий Петров менә инде егерме җиденче ел һәр җәй саен, бер сезон да калмыйча, комбайн штурвалы артына утыра.
-
Кайбыч районында шаулап-гөрләп “Кичке уен” узды. Фотогалерея
Үзебезнең җирлектә яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу, аларны киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан, районыбыз авылларында икенче ел рәттән "Кичке уеннар" оештырылды. Олы Кайбычның Сабантуй мәйданында аларга йомгак ясадылар. Җыр-моң, бию, уен-көлке белән узган бу "Кичке уен" чын мәгънәсендә милләтләр бердәмлеге бәйрәменә әйләнде.
-
Кайбыч районы хуҗалыкларында шикәр чөгендере алуга керештеләр
Басу-кырларда ашлык урып-җыю комбайннары гөрелтесе тынарга өлгермәде, районыбыз шикәр чөгендере игүчеләре дә уңыш җыюга кереште. Быел район буенча барлыгы 2985 гектар мәйданда татлы тамыр игелгән.
-
Кече Подберезьедан яңа йортын күрә алмаган ветеранның кызы әтисе турындагы хатирәләр белән уртаклаша
Татьяна Берсасова әтисенең сугышчан юлы, туып-үскән гаиләсе турында да сөйләде.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады
Барчабызга күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакъләнеп яшәргә язсын, диелә мөрәҗәгатьтә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты. «Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар! Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм. Бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман бөек Аллаһка аны...
-
"Яңа юл" хуҗалыгы игенчеләре сынатмый
Урак барган кырларны урап, игенче-механизаторлар белән күзгә-күз очрашканнан соң, хезмәтләре никадәр авыр һәм җаваплы икәнлеген тагын да күбрәк аңлыйсың. Тавыш, тузан, кызу булуы гына җитмәгән, чалт аяз күктә хасил булган кечкенә генә болыт кисәге дә, көне буе яуган яңгырлар да хафага сала аларны. Иген сугучы кояш сорый, күмер сатучы яңгыр...
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады
Безне туып-үскән җиребезгә чиксез мәхәббәт, Ватаныбыз - бөек Россиягә тугрылык хисе берләштер, диелә мөрәҗәгатьттә. (Казан, 30 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республика көне уңаеннан, татарстанлыларны бәйрәм белән котлады. Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм! Уртак тырышлык белән...