Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Яңа юл" хуҗалыгының ындыр табагында эшнең кызган чагы
Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык. Ындыр табагында эшләүчеләр дә уракка үзләренең бәяләп бетергесез зур өлешен кертә. "Яңа юл" хуҗалыгының ындыр табагында да эшнең кызган чагы. Шүширмәгә баргач, аларның хәлләрен белешеп чыгасы иттек.
-
Шүширмә пешекчеләре игенчеләрне тәмле ашлар белән сыйлый
Урак вакытында районыбыз хуҗалыклары ашханәләрендә дә эш кызу була.
-
Кошманнан Мотыйгуллиннар гаиләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән очрашуда катнашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән очрашуга Кошман авылыннан барган Мотыйгуллиннар гаиләсе матур гомер юлы уза. Журналист кызлары язмасында да бу ачык күренә. Әлеге очрашуга җибәрүчеләргә рәхмәтле, Президентның гаиләләрне шулай зурлавына шат алар.
-
Кайбыч районында урак алдынгыларын бүләкләделәр
Рәхәт тә соң күкрәп үскән иген басу-кырларны урап кайтуы! Тук башакларның һәрберсен кулга алып сыйпыйсы, комбайннар гөрелтесенә кушылып җырлыйсы килә. "Икмәк булса, җыр да була" дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Табыннарыбызны сыйлы, тормышларыбызны җырлы итүче игенче-механизаторларыбызга зур рәхмәт! Кайбычыбыз игенчеләре барысы да ихтирамга лаек, әмма алдынгылары башкалар өчен маяк һәм ярышып,...
-
Әтиле-уллы Альберт һәм Артур Лазеревлар – Кайбыч районының урак алдынгылары
Элек-электән игенченең үзен дә, хезмәтен дә, аның көче белән табыннарга килгән икмәкне дә хөрмәт иткәннәр. Комбайнчыларны матди яктан кызыксындыру, алдынгыларны бүләкләү традициясе күптәннән бар инде. Ә быел әлеге максатта һәм, болай да гадәттәгедән соңрак старт алган урып-җыю эшләрен озакка сузмас өчен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә,...
-
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Кайбыч районындагы урак барышын уңай бәяләде
Районыбыз хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе көннән-көн киңрәк колач ала бара. Игенчеләр аяз көннәрнең һәр сәгате, минутының кадерен белеп, уракны югалтуларсыз башкарып чыгуда күп көч, тырышлык куялар. Быелгы уңышны җыеп алу буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге оператив штаб эшли. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан безнең районга куратор итеп министрның...
-
Борындыкта авыл көне узды
Августның беренче шимбәсен авыл көне итеп билгеләргә дип сөйләшкән идек. Бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Иң элек бәйрәмне үткәрүнең программасын төзеделәр. Шуннан соң бу чараны оештыручылар - Борындык мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова һәм китапханәче Алсинә Тимуршина, йорт саен йөреп, халыктан акча җыеп чыктылар. Авыл бәйрәмен үткәрүгә һәр кеше...
-
Кайбыч районында мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге уңай бәяләнде
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров бу атнада да мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге белән танышуны дәвам иттеләр. Җитәкчеләр, биналарның эчке ягын гына карап калмыйча, котельныйларның, мәктәп яны участокларының, учреждение территорияләрен әйләндереп алган рәшәткә-коймаларның торышы, кадрлар мәсьәләсе белән дә кызыксынды. Директорлар һәм балалар...
-
Кайбыч комбайнчыларын мәтрүшкәле чәй белән дә сыйлыйлар
Кайбычның алтынсу төскә кергән иген басуларында кыр кораблары - комбайннар хакимлек итә, ындыр табакларында эш кайный. Авыл хезмәтчәннәре, белгечләр иртә таңнан аяк өстендә, эшнең бик тә кызган чагы - уңыш өчен көрәш бара. Комбайннар гөрелтесе яңгыраган кырлар яныннан битараф кына узып китеп буламы соң? Без дә Федоровскоедагы басуда урак язмышын...
-
Кайбыч районында мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге белән танышу бара
Әле кайчан гына мәктәп ләрдә соңгы кыңгырау яңгыраган иде, инде яңа уку елы башланыр вакыт та килеп җиткән. Август - мәктәпкә әзерлек мәшәкатьләре белән күз ачып йомган арада уза да китә ул. Хәзер мәктәпләрдә Белем көненә тулы әзерлек бара. Узган шимбәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров...
-
Иске Чәчкабта терлек азыгы әзерләү кампаниясе тулы куәтенә бара
Бүген кайсы гына хуҗалыкка барып чыкма, җитәкчеләрнең телендә бер генә сүз: печән әзерлибез, сенаж салабыз, тиздән уракка төшәбез. Кыскасы, эшнең иң кызган чагы хәзер. Җәй мөмкинлекләрен һич кенә дә кулдан ычкындырырга ярамый, чөнки санаулы көннәр тиз уза, инде җәйнең соңгы ае - августка да кердек.
-
Кайбыч керәшеннәре җәмгыяте рәисе - Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегаты
Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды башланып китте. 6 августка кадәр дәвам итәчәк әлеге чара татар халкы тормышында мөһим роль уйный.
-
Кайбыч районында дини белем алучы балалар өчен Сабан туе үткәрелде
Узган якшәмбедә Олы Кайбычтагы Сабантуй мәйданыннан яңгыраган шат авазларны район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесе ишеткәндер. Биредә, күркәм традиция буенча, дини белем алучы балалар өчен Сабан туе үткәрелде. Районыбыз мәчетләрендә ике атна буе барган җәйге укуларны тәмамлаучылар өчен зур бүләк булды ул.
-
Кайбычта кышлату чорына әзерлек бара
Районыбыз хуҗалыкларында кышлату чоры өчен терлек азыгы хәзерләү югары темпларда бара. Механизаторлар көннәрнең явымсыз торган һәр минутыннан файдаланып калырга тырыша.
-
Соравылның үрнәк гаиләсе
Кай арада үтте дә китте соң бу яшьлек?! Николай абый белән Александра апа моны сизми дә калды. Әле кайчан гына яланаяк килеш Соравыл урамнары буйлап уйнап йөрделәр, буранлы кышларда күшегеп беткәнче чана шудылар, бергәләшеп шаулы мәктәп елларын үткәргәннәр иде бит. Аннары хезмәт юлын башлаулар, гүзәл яшьлек елларында икесенең дә күңелләрендә...