Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борындыкта авыл көне узды

Августның беренче шимбәсен авыл көне итеп билгеләргә дип сөйләшкән идек. Бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Иң элек бәйрәмне үткәрүнең программасын төзеделәр. Шуннан соң бу чараны оештыручылар - Борындык мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова һәм китапханәче Алсинә Тимуршина, йорт саен йөреп, халыктан акча җыеп чыктылар. Авыл бәйрәмен үткәрүгә һәр кеше...

Бәйрәм буласы көнне иртәдән үк яңгыр явып торды. Ләкин, алланың рәхмәте белән, кичкә таба көн аязып, кояш чыкты. Капка төпләре җиңел машиналар белән тулды. Чөнки читтә яшәүче авылдашларның күбесе бәйрәмгә дип кайткан иде. Минем дә балаларым, оныкларым, оныкчыкларым кайтты. Ул көнне авыл балаларның шат авазларына күмелде.
Кичке сәгать биштә халык авыл уртасындагы мәйданга җыелды. Мәйдан бу көнне Сабан туен хәтерләтте. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев ачып җибәрде. Ул авыл халкын һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән котлап, матур итеп ял итүләрен теләде. Авылыбызның үзешчән шагыйрәсе Әлфия Гыймадиева Борындыкка атап язылган шигырен укыды.
Бәйрәмне Илсинә Хөснетдинова белән Алсинә Тимершина бик матур шигырьләр сөйләп, җыр-биюләр, уен-көлке белән алып барды. Иң элек авылның иң өлкән, хөрмәтле кешеләрен - 5 август көнне 95 яшен тутыручы Минкамал Кәримованы, кыш көне 95 яше тулачак Гөлҗиһан Яруллинаны һәм авылның иң өлкән ир кешесе һәм иң яшь кияве Галимҗан абый Бикмуллинны котлап, бүләкләр тапшырдылар. Авылда бу елда туучы бердәнбер бала - Равшан һәм Озаданың өченче балалары Рәхимҗанны котлап, бүләк тапшырылды. Авылның өлкән кешеләреннән торган "Якты йолдызлар" фольклор ансамбле төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Бу бәйрәмдә аларга да рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырылды. Борындык авылын Россиядә генә түгел, ә Европада таныткан бадминтон командасына һәм аларның җитәкчеләре Хәмзә Юнусовка ничек итеп рәхмәт әйтмичә калырга кирәк! Авылыбызның горурлыгы булган Адилә Хөснетдинова, Гүзәл Хәйруллина, Рияз Гыймадиев, Алмаз Шигаповка да, рәхмәт әйтеп, авыл халкы исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләнүчеләрне котлап, үзенең матур җырлары белән Рәнис Гатауллин, Илсинә Хөснетдинова, Ландыш Нигъмәтуллина һәм кайткан кунаклар үзләренең матур җырларын, "Настроение" бию төркеме биюләрен бүләк иттеләр.
Бәйрәмнең иң күңелле, иң кызган өлеше - ул, әлбәттә, халык уеннары! Нинди генә уеннар оештырмаганнар - герь күтәрү, кул көрәше, галуш ату, капчык сугыш, аргы як белән бирге як арасында эстафета ярышлары, балалар өчен әйбер кисеп алу! Ә иң кызыгы, мөгаен, Бәрле елгасы аркылы сузылган канаттан чыгу булгандыр. Кемнәр генә чыгарга тырышып карамады, тик Садыйков Ильязны уздыручы булмады. Хәтта кызлар да чыгарга омтылып карады, тик Бәрле уртасына җиткәч, суга чумарга мәҗбүр булдылар.
Бәйрәмдә ял итәргә чыккан халыкны түләүсез пылау, коймак, чәй белән сыйладылар. Теләгән кешегә шашлык, баллы мамык, тәм-томнар белән дә сату иттеләр. Балалар өчен батутлар, төрле уеннар да оештырылган иде. Сабыйлар да бәйрәмнән бик канәгать булдылар.
Бәйрәм авыл уртасында булгач, монда өлкән абый-апалар да, яшь балаларын иярткән әниләр дә чыккан иде. Авыл халкы бәйрәмнән бик канәгать калды. Авыл көнен оештыручыларга - Илсинә белән Алсинәгә, авыл җирлеге башлыгы Рифат Илмас улына, барлык авылдашларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Барыбызга да ходай исәнлек-саулык бирсен, бәйрәмнәр булып торсын, халык рәхәт яшәсен дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындыкта авыл көне узды