Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров бу атнада да мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге белән танышуны дәвам иттеләр. Җитәкчеләр, биналарның эчке ягын гына карап калмыйча, котельныйларның, мәктәп яны участокларының, учреждение территорияләрен әйләндереп алган рәшәткә-коймаларның торышы, кадрлар мәсьәләсе белән дә кызыксынды. Директорлар һәм балалар...
Олы Кайбычның "Миләшкәй" балалар бакчасында ремонт төгәлләнү алдында тора. Без бирегә кергәндә, хезмәткәрләр буяу эшләре белән мәшгуль иде: алар уен залындагы, кухня, юыну бүлмәсе, коридордагы стеналарны, урамдагы аттракционнарны яңарткан. Каравылчылар йокы бүлмәләрендәге линолеумнарны алыштырган. Бу эшләр сигезенче августта башланган, унбишеннән балалар бакчасы яңадан нәниләрне кабул итәчәк. Альберт Рәхмәтуллин икенче елга әлеге бинага ремонт ясатырга тырышачакларын, биредә җылыту системасын карарга кирәклеген әйтте.
Олы Кайбыч мәктәбендә өч кабинетта линолеум алыштырырга, яшелчә сакланучы подвалны тирәнәйтеп, анда бетон җәяргә кирәк. Директор Алия Биккулова әйтүенчә, суыткычларны һәм плитәләрне дә ремонтлау сорала.
Күптән түгел генә капиталь ремонт ясалган Арыслан мәктәбендә җиде укучы белем алыр дип көтелә. Балалар да, хезмәткәрләр дә аз булуга карамастан, биредә бик матур бакча үстергәннәр. Багай мәктәбенең дә бакчасы елдан-ел яхшыра бара. Ике белем йортының да бакчасында түтәлләрнең башына төсле рәсемле матур табличкалар куелган. Альберт Рәхмәтуллин бу яктан башка мәктәпләргә дә үрнәк алырга җирлек булуын әйтте. Район башлыгы кышын әлеге бинага ремонт үткәреләчәген дә белдерде. Балалар мәйданчыгы ясау һәм территорияне рәшәткә белән әйләндереп алу турында да сөйләшү булды.
Надеждино мәктәбендә быел 22 бала укыячак. Кызганыч, беренче класска бер генә бала да бармый. Монда мәктәпкә керү юлындагы ишекне алыштырырга һәм балалар бакчасы өчен таучык булдырырга сөйләштеләр. Ульянково мәктәбе быел беренче класска ике укучы кабул итәчәк. Бу белем йортында кадрларга кытлык юк, бакчалары белән дә мактанырлыклары бар. Һәр җирдә тәртип, яшелчәләре яңа уку елына җитәрлек мул уңыш вәгъдә итә. Биредә мәктәп котельнясының түбәсен алыштырачаклар.
Иске Чәчкабның балалар бакчасында быел унөч бала тәрбияләнәчәк, мәктәпкә укырга алты бала керәчәк. Бу мәктәптә дә вак-төяк яңарту-төзекләндерү эшләрен башкарганнар. Директор Айдар Хәсәнов тәрәзәләрнең шактый тузган булуын әйтте. Беренче чиратта спортзалның тәрәзәләрен алыштырачаклар.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген уңай бәяләде.
Нет комментариев