Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбыч комбайнчылары 100 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнде
Уракка старт бирелүгә, август аенда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 елның иң яхшы комбайнчысы» дигән бәйге игълан иткән иде. Республикада быелгы урак вакытында иң күп ашлык суктырган 200 комбайнчыны 100 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләү турында иде ул бәйге. Икмәк язмышын хәл иткән урып-җыю чорында комбайнчыларның хезмәтен...
-
Кайбыч районында туып-үскән ветеран хәрби юлы буйлап Германиягә барып кайтты
Сугыш уты тынуга 68 ел үткәннән соң, ветеран хәрби юлы буйлап Көнчыгыш Германиягә бару турындагы күптәнге хыялын тормышка ашырды. 26 октябрьдә ул Казанга әйләнеп кайтты һәм ерак сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
-
Кайбычта Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан очрашу узды
1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясенең быел 25 еллыгын билгеләп үттек. Халкыбыз тормышында гаять зур роль уйнаган төп закон турында матбугат битләрендә дә күп яктыртылды, телевидениедән дә күрсәттеләр, радиодан да сөйләделәр. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан халкын ТР Конституциясе көне белән котлап, аның төбәгебезнең иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны ныгытудагы...
-
«Бу елның ноябрендә сөекле ирем, балаларымның газиз әтисе, оныкларымның яраткан дәү әтисе җитмеш яшен тутырган булыр иде», - дип яза Олы Кайбычта яшәүче газета укучыбыз
«Кеше китә, җыры кала», диләр. Өзелмәс кыл булып җан-сурәте, кылган эш-гамәлләре кала. Җете аяз, иксез-чиксез күк йөзе. Гөмбәзендә төрлесе төрлечә янган йолдызлар бихисап. Әнә, берсе балкып, җемелдәп алды да, ниндидер чиксезлеккә, мәңгелеккә атылды. Артыннан тел белән сурәтләп бетерә алмаслык нурлы, биниһая якты эз-сукмак сузылып калды. Бу илаһи сукмак шактый гомер...
-
Салтыйган авылындагы ферма мөдире Рәшит Гыймранов Россия Федерациясе Президентының Мактау кәгазенә лаек булды
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров безгә Салтыйган авылындагы ферма мөдире Рәшит Гыймрановның Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасына барачагын алдан ук хәбәр иткән иде. Безнең үтенеч буенча, кайтышлый икәү бергә редакциягә керделәр. Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында инде 43 нче елын эшләүче ,...
-
Олы Кайбыч халкы үзара салым акчасы ярдәмендә чишмә суы эчә
Октябрьнең соңгы көннәренең берсендә эштән кайтып, чәй куярга дип кранны ачсам, су юк. Мондый хәлнең күптән булганы юк иде инде, шуңа да гаҗәпләнеп куйдым. Краннан су даими агып торгач, аны запаска бидоннарга тутырып кую турында уйлап та караганыбыз юк. Инде нишләргә икән дип аптырап, күршеләргә шалтыратырга булдым. Урамыбызга чишмә суы...
-
Кече Мәме авыл җирлегендә беренчеләрдән булып капчыклап чүп җыйдылар
Барлык авылларда да каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыя башлаулары турында газета укучыларыбызга мәгълүмат җиткергән идек инде. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Кече Мәме авыл җирлегендә бу атна уртасында иртәнге сәгать җидедә әлеге эшнең беренче булып башланып китәчәге турында редакциягә алдан ук хәбәр итеп куйды. Авыл кешеләренең бу яңалыкны ничек кабул...
-
Кайбыч савымчысы Германиягә барачак
Күз генә тимәсен: Кайбыч яшьләре бөтенесенең борынына чиртә бу араларда. Олы Кайбычның асыл егете, хәзерге вакытта Казандагы югары уку йортында белем алучы студент егет Вадим Поляковның Абу-Дабида узган «WorIdSkills Competition - 2017» чемпионатында дөнья чемпионы булып танылуын язган гына идек әле. Инде менә редакциягә тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште:...
-
Ябалакта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәш алып барган, тылда Җиңү көнен якынайту өчен бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән әби-бабайларның ул еллардагы хезмәте фидакарьлеккә тиң. Олы юбилейлары уңаеннан аларга Мәскәү Кремленнән үк - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан тирән рәхмәт сүзләре белән сугарылган җылы эчтәлектәге...
-
Кайбыч районының барлык авыл җирлекләрендә дә каты көнкүреш калдыкларын капчык- пакетларда җыя башлаячаклар
Район үзәгендә үзгәреш булмый, контейнер системасы сакланып кала. Бу хакта тулырак сөйләү өчен без район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка мөрәҗәгать иттек.
-
Әтнә татар дәүләт драма театры Кайбычта «Гүзәлем Әсәл» спектаклен сәхнәләштерде
Ике районны тоташтыручы сәнгать күпере аша килеп, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры быел да Кайбыч тамашачысын сөендерде. Ел саен зарыгып көтеп алган артистларыбыз бу юлы «Гүзәлем Әсәл» спектакле белән чыгыш ясады. Чыңгыз Айтматов әсәре буенча әзерләнгән ике пәрдәле драманы карарга районыбызның төрле авылларыннан тамашачылар күп килде, залда...
-
Кайбыч егетенә дөнья чемпионы исемен яулау җиңел булганмы?
Абу-Дабида 14-19 октябрь дә узган 44 нче WorIdSkills Competition - 2017 дөнья чемпионатында Татарстан егете, якташыбыз Вадим Поляков алтын медальгә лаек булды һәм дөнья чемпионы булып калды. Узган елның декабрендә Швециядә һөнәри осталык буенча үткәрелгән бишенче «ВорлдСкиллс- 2016» чемпионатында да алтын медаль яулаган һәм Европа чемпионы булган иде ул. Вадим...
-
Кайбыч егетенә дөнья чемпионы исемен яулау җиңел булганмы?
Абу-Дабида 14-19 октябрь дә узган 44 нче WorIdSkills Competition - 2017 дөнья чемпионатында Татарстан егете, якташыбыз Вадим Поляков алтын медальгә лаек булды һәм дөнья чемпионы булып калды. Узган елның декабрендә Швециядә һөнәри осталык буенча үткәрелгән бишенче «ВорлдСкиллс- 2016» чемпионатында да алтын медаль яулаган һәм Европа чемпионы булган иде ул. Вадим...
-
Кайбыч районы китапханәчеләре Ябалак авыл җирлеге буйлап сәяхәткә чыкты
Кайбыч китапханәчеләренең алтын көздә районыбыз буенча сәяхәткә чыгуы күркәм гадәткә керде. Ел саен утызлап китапханә хезмәткәре бергә җыелып, билгеләнгән маршрут буенча юл ала. Алдан мәгълүмат туплап, туган ягыбыз тарихын өйрәнәләр, үзләренең ачышлары белән уртаклашалар. Аларга авыл җирлекләре хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар да теләп кушыла.
-
Кошманда “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү” республика программасы буенча төзелгән йорт файдалануга тапшырылды
Яшәү өчен үз куышың, кайтып керергә җылы өең, баш очыңда түбәң булу - бәхет ул.