Шатлыклы хәбәр: Кайбыч элеваторында 60 мең тонна ашлык кабул ителде!
Көн темасы

Шатлыклы хәбәр: Кайбыч элеваторында 60 мең тонна ашлык кабул ителде!

«Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе» директоры Илгиз Могълиев редакциягә шатлыклы хәбәрен җиткерде.

- Без үзебезнең элеваторга 60 мең тонна ашлык кабул иттек. Бу - моңа кадәр Кайбыч тарихында күрелмәгән хәл. Алтмышынчы мең тонна игенне «Дубрава» җәмгыятенең икенче филиалында эшләүче «КамАЗ» шоферы Равил Бикчәнтәев китерде. Без аңа бүләк тә тапшырдык,- диде ул.
Илгиз Моглиев хәбәр иткәнчә, предприятиенең әле тагын биш мең тонна ашлык кабул итәргә мөмкинлеге бар.

Шатлыклы хәбәр: Кайбыч элеваторында 60 мең тонна ашлык кабул ителде!

Нет комментариев