17 мартта торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Хәбәрләр

17 мартта торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

«Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр, хезмәт ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Торак- коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтне бу өлкәдәге эш, аның авырлыгы һәм кыенлыклары белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Әлеге тармакта эшләүче хезмәтчәннәребез сынатмый, куелган бурычларны тиешенчә үтәп бара, үзләренең көндәлек хезмәте белән уңайлы тормышка нигез сала, районда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкара. Сезгә армый-талмый хезмәт күрсәтүегез, эшкә җаваплы каравыгыз, район тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Үз эшләренә дистәләрчә еллар биргән, ¬¬¬бүгенге көндә тәҗрибәле остазлар булган шушы тармак ветераннарына тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын һәм тотрыклылык телим! Сезнең көндәлек хезмәтегез кайбычлылар тарафыннан лаеклы бәяләнсен.»


Нет комментариев