6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне
Хәбәрләр

6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызны әлеге бәйрәм белән котлый.

— Хөрмәтле кайбычлылар! Татарстан Республикасы Конституциясе көне җәмгыятебезнең нигезен тәшкил иткән законнарның, хокукларның кадерен тануны аңлата.

Алга таба да уртак рухи кыйммәтләребезне саклау, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карау, үзара ышаныч һәм аңлашу мохитен ныгыту мөһим. Нәкъ менә шулай без киләчәк өчен ныклы нигез булдырабыз. Татарстан Конституциясе һәркайсыбызга уртак эшебез өчен җаваплылык турында искәртә. Законнарны белү һәм хөрмәт итү — киләчәгебез турында чын мәгънәсендә кайгырту дигән сүз.
Бу бәйрәм көннәрендә барыгызга да күтәренке рух, үз көчегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим!


Нет комментариев