Александр Иванов, «Август - Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:
–Хөрмәтле райондашлар, җәмгыятебез уңганнары!
Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәме белән тәбрик итәм. Сабантуй — татар халкының ел буена сагынып көтеп алган иң күңелле бәйрәме. Бу милли бәйрәмне җәмгыятебез хезмәтчәннәре күтәренке кәеф белән каршы ала. Чөнки авыл хуҗалыгында ирешкән уңышларыбыз күңелләргә бәйрәм рухы өсти. Игенчеләр, бар тырышлыкларын, эш тәҗрибәсен бергә туплап, тырышып эшләде, быелгы уңышка ныклы нигез салды. Икмәк — байлыгыбыз, һәр йортның муллык билгесе ул. Өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә ямьле, илебез көчле, имин булыр. Ямьле җәйләребезне күңелле үткәрик, киләчәк көннәргә көч-куәт туплап, басу-кырларыбызда мул уңыш үстерик. Халкыбызның йөзек кашы булган бу ямьле бәйрәм барыбызга да яңа көч-куәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч китерсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев