Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе торак шартларын яхшыртуга грант алучыларны сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү вакытын озайтты.
Хәзер документларны 30 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Грантка яшь галимнәр — Татарстанның фәнни яки мәгариф оешмаларында кимендә өч ел эшләүче РФ гражданнары дәгъва итә ала. Яшь буенча таләпләр: фән кандидатлары өчен 35 яшькә кадәр һәм фән докторлары өчен 40 яшькә кадәр. Гыйльми дәрәҗә булу һәм республика фәнен үстерүгә зур өлеш кертү мәҗбүри шарт булып тора.
Бер грант күләме 1 375 000 сум тәшкил итә. Барлыгы 16 грант биреләчәк. Катнашу шартлары һәм документларны тапшыру тәртибе турында тулырак мәгълүматны ТР Фәннәр академиясенең рәсми сайтында табарга була.
Нет комментариев