Иске Чәчкаб авылы китапханәсендә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан авылдашыбыз Илгизәр Гафуров белән мәктәп укучыларының очрашуы оештырылды.
Чараны авыл китапханәчесе Лилия Кәлимуллина башлап җибәрде һәм алып барды. Җылы һәм эчкерсез мохиттә үткән әңгәмә барышында хәрби илебез тынычлыгын саклауның мөһимлеге, солдатлар арасындагы какшамас дуслык һәм үзара бердәмлек турында сөйләде. Мәктәп балалары исә хәрби хезмәткә кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Соңыннан укучылар якташларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм аңа исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын теләделәр. Китапханәче Лилия Кәлимуллина билгеләп үткәнчә, яшь буында патриотик рух тәрбияләүче мондый очрашулар алга таба да даими рәвештә оештырылачак.
Нет комментариев